автореферат диссертации по филологии, специальность ВАК РФ 10.01.02
диссертация на тему: "Рисаляи Газиза" Таджетдина Ялчыгула
Текст диссертации на тему ""Рисаляи Газиза" Таджетдина Ялчыгула"
Академия наук Республики Татарстан Институт языка, литературы и искусства им. Г.Ибрагимова
«Рисаляи Газиза» Таджетдина Ялчыгула: проблематика и поэтика
10.01.02 — Литература народов Российской Федерации (татарская литература)
Диссертация на соискание ученой степени кандидата филологических наук
На правах рукописи
Шамсетдинова Лейля Шамиловна
Научный руководитель: кандидат филологических наук АлееваА.Х.
Казань — 2002
Татарстан Республикасы Фэннэр Академиясе Г.ИбраЬимов исемендэге Тел, эдэбият Ьэм сэнгать институты
.. Шэмсетдинова Лэйлэ Шамил кызы
Тащетдин Ялчыголныц «Рисалэи Газизэ» эсэре: проблемалар кэм сэнгатьчэ масвир
10.01.02 - Россия Федерациясе халыклары эдэбияты (татар едэбияты)
Филология фэннэре кандидаты дигэн гыйльми дэрээцэ алу вчен тэкъдим ителгэн диссертация
Кулъязма хокукында
Фэнни житэкче: филология фэннвре кандидаты Алеева Э.Х.
Казан - 2002
ЭЧТЭЛЕК
Кереш....................................................................................................................3
I булек XVIII йездэге сэяси Ьэм медэни вэзгыять, шул чорнын эдэби
мохите Ьэм Т.Ялчыголнын андагы урыны.........................................9
1.1. Т.Ялчыголнын тормышы Ьэм ижат эшчэнлеге..........................15
II булек «Рисалэи Газизэ» эсэренец теп проблемалары...............................39
2.1. Дини-фэлсэфи мотивлар..,............................................................43
2.2. Белем-мэгърифэткэ ендэу............-..............................................62
2.3. Эхлак, тэрбия мэсьэлэлэре...........................................................72
2.4. Гаилэ Иэм мэхэббэткэ менэсвбэт................................................95
III булек «Рисалэи Газизэ» эсэренен сэнгатьчэ эшлэнеше.........................102
3.1. Эсэрдэсэнгатьчэтасвир.............................................................102
3.2. Т>л-стнлъ узенчэлеклэре............................................................138
Йомгак.............*.................................................................................................144
Шартлы кыскартылмалар............................................................................148
Эдэбият исемлеге...........................................................................................149
Кушымта...........................................................................................................167
КЕРЕШ
Теманын актуальлеге. Татар эдэбияты белемендэ борынгы Ьэм урта гасыр ядкярлэре белэн кызыксыну артканнан-арта бара. Аларны барлау, туплау, тикшеру эше бугенге кендэ дэ унышлы дэвам итэ: яца материаллар табыла, янадан-яна хезмэтлер языла, ,яца исемнэр тэкъдим ителе, шул ук вакытга кайчандыр бик популяр булган, лэкин терле сэбэплэр аркасында эдэбият мэйданыннан читлэштерелгэн эсэрлэр, текстологии яктан эшкертелеп, халык хекеменэ тапшырыла.
Милли дэулэтчелеген югалтканнан сон, татар халкы аяусыз эзэрлеклэулэргэ дучар ителэ, куп югалтулар кичерэ, лекин шунысы меЬим: мондый кыен шартларда да ул узенен милли асылын, телен, динен, гореф-гадэтлэрен саклап калырга тырыша. Ьэм безгэ тарихныц шушы карацгы елларында яшэгэн, ижат иткэн зыялыларыбыз эшчэнлегенен мэгънэсе, эЬэмияте югарылыгын ачыклау зарур. Шундыйларныц берсе - кип спектрлы, купкырлы Т.Ялчыгол ижаты. Кызганычка каршы, аньщ ижаты эле тиешенчв Жентеклэп ейрэнелмэгэн.
Т. Ялчыголньщ «Рисалэи Газизэ» эсере - XVII йвзнец суфый шагыйре Суфый АллаЬиярнын халыкка кип танылган, гарэп-фарсы эдэбияты Ьэм терки эдэбиятныц ин югары казанышлары синтезыннан гыйбарэт булган «Себател-гажизин»енэ шэрех-комментарий. Лэкин мэгълум сэяси сэбэплэр аркасында эдэбият фэне «Рисалэи Газизэ» эсэрен игьтибардан читтэ калдырырга мэжбур булды, вйрэнгэн очракта да тикшеренулэрне киц мэйданга жэелдерэ алмады Ьэм бугенге кендэ, илебез сэясэте зур узгэрешлэр кичергэн хэлдэ, «онытылган», онытылырга мэжбур ителгэн эдэби ядкярлэрне вйрэнугэ ихтыяжньщ артуы теманын актуальлеген билгели.
Ул чордагы чыганаклар, шул исэптэн «Рисалэи Газизэ» эсэре дэ иске эдэби телдэ, гарэп графикасында язылган булганга кин массага уку мвмкинлеген чиклэде. Гомумэн, урта гасыр татар эдэбиятыньщ чыганаклар
базасы зур тугел. Аларны едеби ейленешкэ керту зарур. Тикшеру объекты итеп алынган «Рисалви Газизэ» всврен ейренеп, анда кутврелгвн проблемаларны ачыклау аркылы вдебиятыбыз тарихын, эстетик байлыгын, эдвби процессньщ шул чордагы усеш закончалыкларын, традициялэрне тулырак чагылдыра алыр идек.
Татар вдвбияты тарихында бу проблеманьщ актуальлеге кимегвне юк.
Куренекле вдип, педагог Тажетдин Ялчыголнын вдэби эшчвнлеген монографик лланда тикшеру-анализлау, хвзерге заман кузлегеннэн чыгып тиешле бея бируне, вдвбият тарихында урынын Ьвм ролен билгелвуне гаять вЬвмиятле мвсьелвлврнен берсе дип саныйбыз.
Диссертациянен максаты Ъэм бурычлары. Тикшеренунен максаты конкрет бер язма истэлек - XVIII гасыр азагы-Х1Х гасыр башында яшэп ижат иткен Т.Ялчыголньщ «Рисалви Газизв: шврхе «Себател-гажизин» осэрен анализлау, авторнын урта гасыр татар эдебиятында тоткан урынын ачыклау, «Рисалви Газизв» есеренен вдеби процесс усешендвге ролен билгелву Ьэм фенни-вдеби кыймметен ачу.
Билгелвнгвн максатка ирешу вчен тубвндвге бурычлар куелды:
- XVIII йвздвге ижтимагый-сэяси, мвдвни Ьвм вхлакый ввзгыятьне, ул чордагы едеби мохитне тасвирлау;
- уз чорыньщ баласы буларак эдипнен тормыш юлын сурэтлеу, тержемеи хелендвге мегьлуматларны тулыландыру;
- шврех жанрында авторнын мествкыйль ижат влешен курсвту;
- «Рисалви Газизв» всвренеч идея юнелешлерен ачыклау Иэм анда кутврелгвн мвсьвлвлвр, узвккв алынган теп проблемалар аша авторнын Жвмгыятьтеге узгврешлвргв менэсобэтен, фвлсэфвсен, двньяга карашын билгелву;
- язучынын вдвби осталыгын, свнгатьчв камиллеккв ирешу юлларын кузвту, всврдвге тасвир алым Ьвм чараларынын узенчвлеклврен ачып биру;
- тексттагы халыкчан афоризмнарны барлау;
»
- текстныц ста листик сурэтлэнешен билгелэу.
Материаллар Нэм чыганаклар. Хезмэткэ чыганак итеп Тажетдин Ялчыголнын 1858 елда нэшер ителгэн «Рисалэи Газизэ» китабы алынды. Зур кулэмле бу эдэби ядкяр Нэфыйг Гыйбадел-Мвслимин ечен Чистай вязе Кыязлы авылыннан Мехсин Салих углы хисабына Казан университеты табыгъханэсендэ басылган1. «Рисалэи Газизэ» китабы безнец тарафтан Кирилл хэрефлэренэ кучерелеп ейрэнелде, ченки куелган теманьщ аз ейрэнелу сэбэплэренен берсе дэ - эсэрнец гарэп графикасында язылган килеш кала бируе. Дерес, ихтыяжга жавап рэвешендэ М.Гайнетдинов тарафыннан эсэрнец аерым хикэятлэреннэн сайланма рэвештэ тезелгвн зур
л ■
булмаган кулэмдэге басмасы денья курде . Лдкярнен тулы тексты исэ Х.Ю.Миннегулов тарафыннан эзерлэнеп, 1998-1999 елларда «Мирас» журналында басылып килде3, э ин куанычлысы - 2001 елда «Рисалэи Газизэ» аерым китап булып, кереш мекала Ьэм фэнни ацлатмалар белэн тулыландырылып нэшер ителде4.
Хезмэттэ Суфый АллаЬияр «Себател-гаядазин» эсэренец Ф.Яхин тарафыннан эшкэртелгэн хэзерге татар телендэге варианты файдаланылды5.
Хезмэтнец теоретик Иэм методологии иигезе. Тикшеренунен мето до логик нигезен жэмгыятьнец диалектик усеше турындагы тэгълимат, эдэби мирасны ейренудэге объектнвлык Ьэм тарихыйлык принцибы тэшкил итэ. Шулай ук Н.И.Конрадныч эдэби ядкярлэрне комплекслы якын килеп ейрэну тиеш дигэн фикере дэ хезмэтне башкарганда теп этэргеч булды. «Письменный памятник, предмет научного востоковедения в исконном виде,
1 1ЛОЛ-. -.¿¿у?. ^У* : л-^.у: »«Л«^
2 Тажетдин Ялчыгол. Рисалэи Газизэ (тезучесе М.В.Гайнетдинов). - Казан: Иман, 1988.-60 6.
3 Тажедцин Ялчыгол. Рисалэи Газизэ // Мирас, 1998. - № 10-12; 1999. - № 1-9.
4 Таиседдин Ялчыгол. Рисалэи Газизэ (тезучесе Х.Ю.Миннегулов). - Казан: Иман, 2001.-480 6.
5 Яхин Ф. Урга Азиядэ яшэгэн татар шагыйре // Мирас. - 1997. - № 9-12. Суфый АллаЪияр. «Свбател-гажизин» (Гажизлэргэ терэк). - Казан: Иман, 2000. - 156 б.
представляет собой определенное литературное произведение. Когда же изучается- произведение, его изучение следует быть комплексным, так как оно, само это произведение - комплекс» (Конрад Н.И. Запад и восток. М., 1972.-С.10).
Диссертациянец нэзари нигезен Г.Газиз, Г.Рэхнм, Ш.Мэржани, Р.Фэхретдинов, Г.ТаЬщщанов, М.Госманов, М.Гайнетдинов, М.Эхмэтжанов, Х.Мицнегулов, Н.Хисамов, М.Бакиров, Ф.Яхин, Х.Мэхмугов, Э.Сибгатуллина Ь.б. галимнернен у рта гасыр татар эдэбияты буенча башкарылган хезмэтлэрендэ чагылыш тапкан гыйльми-теоретик фикерлэре тэшкил итэ. Тикшерудэ чагыпггырма-тарихый, структур анализ, текстологик-тасвирый; типологик метод Ьэм алымнар файдаланылды.
Хезмэтнец яцалыгы. Диссертациядэ XVIII гасыр татар эдэбиятында мехтэрэм урын алган Тажетдин Ялчыголныц «Рисалаи Газизэ» эсэре, бу ядкярнец сэнгатьчэ эшлэнеше татар эдэбиятында Ьэм, гомумэн, поркологаядэ монографик планда беренче мэртэбе ейрэнелэ. Т.Ялчыголнын фидакяр хезмэтен Ьэм эдэби осталыгын бэялэу беренчел чыганактагы конкрет фактларга нигезлэнеп башкарылды. «Рисалэи Газизэ» эсэренен татар эдэбияты тарихындагы урынын, эЬэмиятен ачыклау Ьэм дэлилле исбатлау хезмэтнен теп яцалыгын билгели. Тикшеру объекты итеп алынган текст татар эдэбияты классикасынын башка ©лгелэре, халык авыз ижаты урнэклэре белэн тыгыз бэйлэнепггэ каралды. Ядкярдэ урын алган Суфый АллаЬияр шигърияте Ьэм Т.Ялчыголнын мвстэкыйль ижади эшчэнлеге чагыштырма планда аиализланды Ьэм>.нетиж.эдв, «Себател-гажизин» двге кайбер фикерлэр белэн килешмэгэн очраклар булуын, в кайбер очракларда, киресенчэ, автор узеннэн элгэре эдипнец фикерлэрен куэтлэве, тагын да устеруе мэгълум булды.
Эсэрнен жанр узенчэлеге Ьэм авторныц оригинальлеге диссертациянен буеннан-буена игътибар узэгендэ тора.
Хезмэтнец фэнни-гамэли кыйммэте. Т.Ялчыгол ижаты, аерым алганда «Рисалэи Газизэ» эсэре, С.АллаЬияр ижаты белэн берлектэ бербвтен
>уларак ейрэнелэ. Эдэбият тарихын ейрэнудэ чыганак булырдай шушы тторларга бэйле материаллар эйлэнешкэ кертелэ. Ике чор идеологиясе, >сэрдэ кутэрелгэн актуаль Ьэм меЬим проблемаларнын беришесе беренче гапкыр анализлана. Диссертациядэ Тажетдин Ялчыголньщ татар эдэбиятына серткэн влеше, эсэрнец кыйммэте тулырак Ьэм твгэлрэк ачыклана. Хезмэт огары уку йортларыныц филология факультеты студентларына лрограммалар, укыту-методик эсбаплар твзегэндэ, татар эдэбияты тарихы зуенча курслар укыганда, Т.Ялчыгол ижатын аерып ейрэнгэндэ материал эуларак файдаланыла ала.
Хезмэттэ кутэрелгэн мэсьэлэлэрне жэмвгатьчелек сынавына кую.
Хезмэтнец теп елешлэре фэнни жыентыкларда денья курде, шулай ук гикшерену барышында ирешелгэн нетижэлор халыкара фэнни-гамели конференциялэрдэ, Татарстан Фэннэр академиясе Г.ИбраЬимов исемендэге Тел, эдйбият Ьэм сэнгатъ институтыньщ ел йомгаклары фэнни конференциялэрендэ апробация утте:
«Рисалэи Газизэ» эсэренец тел узенчэлеклэре // Языковая ситуация в Татарстане: состояние и перспективы. Научная конференция в ИЯЛИ, ноябрь 1998 года.
Тажетдин Ялчыголньщ «Рисалэи Газизэ» эсэрендэ мэкальлэрнен кулланылышы // ТЭЬСИ нен йомгаклау конференциясе, 17 февраль, 1999 ел.
«Рисалэи Газизэ...» эсэрендэ чагыштырулар // Международная научно-практическая конференция, 21 апреля 2000 года.
Т.Ялчыголнын «Рисалэи Газизэ» эсэрендэ фигыльлэр // ТЭЬСИ нен йомгаклау конференциясе, 12 февраль, 2001 ел.
Т.Ялчыголнын «Рисалэи Газизэ» эсэрендэ гыйлем Ьэм мэгърифэткэ багышланган хикэятлэр // ТЭЬСИ нец йомгаклау конференциясе, 13 февраль, 2001 ел.
XVIII гасыр татар эдэбияты ядкяре «Рисалэи Газизэ» эсэрендэ исемнар ясалышы // «Терки теллэрдэ сузьясалашы проблемалары» 28 сентябрь, 2002 ел.
Т.Ялчыголньщ «Рисалэи Газизэ» эсэрендэ гаилэ Ьэм мэхэббэт мэсьэлэлэре // Яшь галимнэр Ьэм аспирантларньщ 2001-2002 ел ечен йомгаклау конференциясе, май, 2002 ел.
Хезмэт Г.ИбраЬимов исемендэге Тел, эдэбият Ьэм сэнгать институтыньщ кулъязмалар Ьэм текстология булегендэ тикшерелде.
Диссертациянен тезелеше. Хезмэт кереш влештэн, еч булектэн, йомгак Ьэм файдаланылган эдэбият исемлегеннэн тора. Азакта кушымта
-4
китерелэ. Кушымтада сайланма рэвештэ аерым хнкэятлэр оригиналда Ьэм транскрипциядэ бирелде.
Керештэ теманыц актуальлеге дэлиллэнэ. Хезмэтнеи фэнни яналыгы, анын практик эИэмияте, теоретик Ьэм методологик нигезе, чыганаклар курсэтелэ.
Беренче булектэ Т.Ялчыгол яшэп ижат иткэн чорга Ьэм эдэби мохиткэ тарихый • характеристика бирелэ. «Рисалэи Газизэ» эсэренен эдэби процесстагы урыны, эЬэмияте тасвирлана.
Икенче булектэ «Рисалэи Газизэ» эсэренец идея-проблематикасы
-4
ачыклана, эсэрдэ кутэрелгэн теп мэсьэлэлэр тикшерелэ. Авторньщ жэмгыять тормышындагы узгэрешлэргэ менэсэбэте турында сейлэнелэ.
©ченче булектэ эсэрнен сэнгатьчэ тасвир узенчэлеклэре тикшерелэ, авторнын эдэби осталыгы, сэнгатьчэ камиллеккэ ирешу юлы, текстнын стилистик узенчэлеклэре анализлана.
Диссертациянен ахырында гомуми йомгак ясала. Чыганаклар, файдаланылган эдэбият исемлеге бирелэ.
Диссертациядэ мисал итеп китерелгэн, текстган алынган урнэклэр оригиналча Ьэм кириллицада транскрипциялэп бирелде, э алар янындагы саннар чыганакнын бит тэртибен белдерэлэр.
I БУЛЕК
XVIII йездэге сэяси Ьэм мэдэни вэзгыять, шул чорныц эдаби мохите Ьэм Тажетдин Ялчыголныц андагы урыны
Татар халкйньщ бай рухый медэнияте тарихында Т.Ялчыгол ижаты аерым бер урын билэп тора.
Эдип ижаты ХУ1П-Х1Х йезлэрнец узенв гена хас узенчэлеклэрен, уцай Ьэм каршылыклы сыйфатларын чагылдыра, ике чорны бергэ бэйлэп торучы купер хезмэтен башкара. Т.Ялчыгол ижат эшчэнлеген тулырак куз алдына китеру вчен ул узган чор, шушы ижат кечен тудырган чынбарлык белэн танышу меИим.
XVIII гасырда татар халкы узенеН ижтимагый, сеяси Ьэм мэдэни тормышында авыр чор кичерэ. Чукындыру сэясэте, руслаштыру тагын да Кбчэя. Бу чор ижтимагый вэзгыятенен эчтэлеген, нигездэ, Петр I нен Россия кулэмендэ уткэргэн реформалары билгели.
1713 елда чыккан Петр I указы татар морзаларына юнэлдерелэ. Аларнын хокукы нык чиклэнэ, йорт-жирсез калдырыла, бер влеше чукынырга-руслашырга мэжбур була, икенче влеше кучеп китэ. Теп влеше 1718 ел указы белэн сугыш кораблары тезу эшенэ «жигелэ». Татарнын язма культурасын саклап килгэн шушы югары катлау жигу атына эверелдерелэ. Крестьяннарны кораб урманнарына беркету кинэйганнэн-кицэя, аларны эксплуатациялэу аргканнан-арта бара.^ХУШ йез лашманнарыньщ саны 112 менгэ жита^.
Зур Ьвжум белем учаклары булган мэчетлэргэ, мектэп-мэдрэсэлэргэ ясала. «Поняв, что магометанство наиболее сильно поддержкою со стороны мусульманского духовенства, что религия ислама твердо держится в народе, вследствие влияния на него мулл, что последние поддерживают это влияние
1 Гилязов И. Политика царизма по отношении к татарам Среднего Поволжья во 2-й пол. XVII-XVIII вв. // Материалы по истории татарского народа. - Казань, 1995. - С. 249.
посредством мечетей, служившим местом не только молитвы, но и проповедей и школьного учения, правительство направляло свои распоряжения на уменьшение мечетей, на удаление от них ученых мулл для переводов и толмачества, подвергало мулл за малейшую вину наказанию, как об этом свидетельствует история»1. Императрица Елизавета Петровна идарэ иткэн чорда, епископ Лука Канашевич (Аксак Каратун) житэкчелегендэ 536 мэчетнен 418-е жимеругэ дучар ителэ. Шунысын курсэтеп утэргэ кирэк,* китерелгэн сан бары Казан еязенэ генэ карый Ьэм бу бер ел эчендэ булган «эш». Шулай ук «сугыш Ьэм яулап алулардан, миссионерлык вэйранчылыгыннан исэн-имин калган мэчет-мэдрэсэлэрнен кайберлэрен ут-янгын ялкыннары ялмап торган. Ватан-тебэгебезнен нигездэ агач архитектура деньясы иканлеген дэ иста тотарга кирэк»2. Милли-колониаль изугэ тузе алмаган халык Идел, Ж^аек тебэгендэге башка халыклар белэн берлэшеп, берничэ тапкыр баш кутэреп карый. Мэсвлэн, Алдар Кучем (1704-1708), Акай (1735-1741), Тирсэ (1744), Батырша (1755) житэкчелегендэ кутэрелеп чыккан халык хэрэкэтлэрен атап китэргэ мемкин. Лэкин аларнын барысы да хакимият тарафыннан рэхимсез бастырыла. «1733-41 еллар, - дип яза тарихчы С.Алишев, - халык ечен ин карангы еллар, патша реакциясенен котырынган еллары булган. Моча тузэ алмаган башкорт-татарлар 1735 елда Килмэк абыз, 1740 елда Карасакал житэкчелегендэ восстаниелар кутэрэлэр. Патша гаскэрлэре коточкыч рэхимсезлек белэн бу восстаниеларны бастыралар. Восстаниега кушылган башкорт, татар авылларыннан 696 сы яндырыла, 16893 кеше утерелэ Ьэм терле жэзаларга таргыла, 9194 хатын-кыз, бала-чага алпавытларга коллыкка таратыла, 3406 кеше каторгага жибэрелэ»3.
1 Соловьев С.М. История России с древнейших времен. М., 1959. - С. 325.
2 Госманов М. Кулъязма мирасыбызны документальлек еЬэмияте хакында // Мирас, 1992,-№5,-Б. 19.
3 Алишев С. КаЬарман бабайлар. - Казан: ТКН, 1976. - Б. 42-43; цитата М.Бакировтан. Гомумтерки поэзиянен яралуы Ьэм ин борынгы формалары // Мирас, 1999. - №4. -Б. 91,
XVIII гасырныц I яртысында мэдэни-тарихый тормыпгга иц эЬэмиятле вакыйга - Россиядэ гарэп шрифтында китап басу эше башлануны эйтергэ кирэк. Татар китап тарихын ныклап ейрэнгэн Э.Кэримуллин1 фикеренче, гарэп шрифтында басылган ин беренче материаллар дипломатик характерда була. Бу - 1711 елныц 22 февралендэге Петр I манифесты. Ьэм икенчесе -1722 елгы манифест. Болар, элбэттэ, татар тормышы, аньщ культура ихтыяжын куздэ тотып тугел, э Петр I нен басып алу политикасы белэн бэйле куренешлэр Ьэм тиздэн, Петр I улгэннэн сон, гарэп шрифтында китап басу эше туктатыла да. Лэкин шулай булса