автореферат диссертации по филологии, специальность ВАК РФ 10.01.02
диссертация на тему:
Художественное отражение философии ат-Таухид в "Киссаи Йусуф" Кул Гали

  • Год: 2003
  • Автор научной работы: Нугманова, Нурия Мидхатовна
  • Ученая cтепень: кандидата филологических наук
  • Место защиты диссертации: Казань
  • Код cпециальности ВАК: 10.01.02
Диссертация по филологии на тему 'Художественное отражение философии ат-Таухид в "Киссаи Йусуф" Кул Гали'

Текст диссертации на тему "Художественное отражение философии ат-Таухид в "Киссаи Йусуф" Кул Гали"

КАЗАНСКИЙ ГОСУДАРСТВЕННЫЙ УНИВЕРСИТЕТ

На правах рукописи

Нугманова Нурия Мидхатовна

Художественное отражение философии ат-Таухид

_

в «Киссаи Иусуф» Кул Гали

10.01.02. - Литература народов Российской Федерации

(татарская литература)

Диссертация

на соискание ученой степени кандидата филологических наук

Научный руководитель доктор филол. наук проф. Р.К. Ганиева

Казань - 2003

Эчтэлек

Кереш............................................................................................3

Беренче булек

Эт-Тэухид дини-фэлсэфи кузаллауларына бэйле рэвештэ Кол Галинец «Кыйссаи Йосыф» дастанында яктыртылган мэсьолэлэр.

1.1. Эт-Тэухид фэлсэфэсенец теоретик нигезлэре.................................19

1.2. «Кыйссаи Йосыф» поэмасында АллаЬы Твгалвнец эз-Зат Ьом эс-сифатларыньщ гвудолэну узенчэлеге..........................................32

1.3. Эт-Тэухид Иэм эсэрдэ потларга карты керэш антиномиясе.................40

1.4. ЯЬудлэр белэн мвселманнар арасындагы каршылыкларны хэл итудвге толерантлык.............................................................................55

1.5. Эт-Тэухид Ьэм экзистенциаль мэсьэлэлэр.......................................61

1.6. Йосыф белэн Йагъкуб образлары мисалында пвйгамбэрлек-

нэбилек серлэренец чагылышы.....................................................68

1.7. Йосыф тезегэн идеаль дэулэт белэн ислам еммэте

арасындагы уртаклыклар............................................................84

II булек. Тэухид жанрында образлар системасы......................................96

2.1. Кол Галинец «Кыйссаи Йосыф» поэмасында

АллаЬ Ьэм кеше мвнэсэбэтлэре.........................................................110

2.2. Фэрештэлэр - АллаЬы белэн кеше арасында бэйлэнешлэрне оештыручы затлар..........................................................................124

2.3. Эсэрдэ пэйгамбэрлэр образыныц бирелеше.....................................132

2.4. Дастанда ^ен-пэрилэр сурэтлэнеше............................................141

Йомгаклау....................................................................................151

Кушымта.....................................................................................157

Библиография....................................................................... 177-189 б.

Кереш

Эшкэ гомуми характеристика

Теманъщ актуальлеге. XX гасыр азагында - XXI гасыр башында эдэбиятка дини-эхлакый кузлектэн якын килу бик те еЬэмиятле мэсьэлэ булып квн тэртибенэ килеп басты. Бу куренешне эдэбиятньщ асыл нигезлэренэ кайту Ьэм вдэби барышны объектив ейрэнугэ омтылу дип бэялэргэ кирок. Октябрь инкыйлабына кадэрге татар эдэбияты, гомумэн, Шэрекъ традициялэре белэн аерылгысыз бербетен тэшкил итэ. Кайсы гына татар язучысы ижатына мерэжэгать итмик, Коръэн Ьэм хэдислэрдэге фикерлэр, образ-сурэтлэр вдэби эсэрлэр тукымасына утеп керэ Ьэм гомумкешелек кыйммэтлэренец синтезы буларак, укучыга твкъдим ителе. Бугенге татар жемвгатьчелеге иж;тимагый-сэяси, икътисади-мэдэни тормышта кечоеп китквн эхлакый бозыклыклардан, кыргыйлыктан, вэхшилектвн арыну Ьэм котылу юлларын эзли Ьэм барлый.

Ижтимагый ацныц чагылышы булган матур эдэбият гасырлар дэвамында дини кузаллаулар белэн тулыланган, Коръэндэге идеялэрне куэтлэуче Ьэм ин-саннарга ж;иткеруче рухи байлыкка эверелгэн. Шул рэвешчэ, сэнгатьчэ фи-керлэу Ьэм дини-эхлакый кыйммэтлэр бер-берсе белэн симбиоз бэйленештэ хэрэкэт иткэннэр. Бер яктан, дини кузлектэн деньяны танып белу суз сэнгате аша тыцлаучыга житкерелгэн; уз чиратында, дини символлар Ьэм сурэтлэр эдэби эсэрне фикри Ьэм сэнгати ачышлар белэн баету чарасы вазифасын да утэгэн. Еш кына дини геройларныц гыйбрэтле, серле, сихри язмышлары эдэби эсэрнец сюжет нигезенэ салынган Ьэм яца эчтэлек белэн баетылган. Ислам дине мифологиясе, тарихы, эстетикасы Ьэм этикасы белэн берегеп ускэн урта га-сырлардагы татар эдэбияты - моца ачык мисал. Кызганыч ки, коммунистик идеология озак еллар дэвамында бу бэйлэнешне инкяр итеп килде. Эдэбиятны диннэн ясалма рэвештэ аерырга тырышу кешенец рухи бетенлеген таркатуга китерде. Атеизм АллаЬы, фэрештэ, пэйгамбэрлэрне генэ тугел, кеше субстан-циясен тэшкил иткэн жан кебек тешенчэлэрне дэ кабул итмэде. Шунлыктан

кеше матдэ кебек кабыкка кертеп бикланелде, аньщ мэцгелек белэн бвйлэнеше 1гам бербетенлекне тэшкил иткэн фикере юкка чыгарылды. Эмма атеизм кебек куренешлэр чикле бер вакыт кысаларында гына хекем сере ала. Ул иртэме-соцмы моцгелекне символлаштырган ат-Тэухид кузаллаулары алдында эреп югалуга дучар.

Мэщусилектэн ислам диненэ кучу борынгы бабаларыбыз тормышында узгарешлар китереп чыгарган: гомумкешелек кыйммэтлэре, хакимият мэсьэласе яцача хал ителгвн, кешелэр арасындагы менасабэтлэр узгэргэн. Психолог Ьэм философ Фромм фикеренчэ: «... дини месьэлэ - Алла мэсьэласе гене тугел, а кеше мэсьэлэсе дэ: дини тэгълиматлар Ьэм символлар кешелек туплаган тэжрибене ойтергв телэу омтылышы булып тора. Символлар систе-масы - моца ишарв гена, алар аша без кешелекнец асылы турында нэтижа ясый алабыз»1. Чыннан да, берлек Ьэм куплек кебек категориялврдэ кешелекнен, да бердэмлеге, яисв, киресенча, таркаулыгы кузэтелэ. Берлек Ьам бердэмлеккэ ирешу - катлаулы процесс. АллаЬыныц барлыгын Ьам Берлеген тануга таба хэрэкэт иткандэ мажусилек политеизмына чик куела, лэкин шул ук вакытта монотеистик диннэрнец узара каршылыгы да килеп туа. Бугенге кендэ ж;ир шарында яшауче халыклар Ьем алар тоткан диннар арасында цивилизациялар барелеше диган масьалэ калкып чыкты. 2001 елныц 11 сентябренда Америка-дагы террор актлары ислам динена, меселманнарга карашларны тискаре якка узгартте. Америка философы Ьам саясат белгече Самюэл Хантингтон килэчэктэ еченче Бетенденья сугышы маданиятлар керэше рэвешендэ башла-нып китарга мамкин диган бэхасле Ьэм куркыныч фикер эйтте . Элега христиан, индус-буддистлар Ьэм ислам дине тарафдарлары арасындагы бэрелешлар арта гына бара. Галимнар фикеренчэ, килэчэктэ монотеистик диннэрнец узара толерантлыгын саклаганда гына кешелек ж;эмгыяте андагы терле мадэниятларне бердам Ьам тату яшэуга ирештерэ алачак. Моца иса барлык диннар АллаЬы Тэгаланец чачкан нурлары, барлык диннар очен ИлаИият

1 Фромм Э. Психоанализ и религия // Сумерки богов - М.: Политиздат, 1990. - С. 216.

2 Горюнов И. Сделать врага союзником // Поиск. - № 20. - 2001. - 25 мая.

тешенчэсе уртак дигэн карашны таныганда гына Ьэм эт-Тэухид фелсэфэсен гамелгэ ашыру ярдэменде гене ирешергэ мемкин.

Бу яктан Караганда, болгар-татар шагыйре Кол Галинец «Кыйссаи Йосыф» дастаны гыйбрэт дэреслэре бируче эсер вазифасын ути. Дастандагы вакыйга-лар мэясусилек белен эт-Тэухид турындагы карашлар бергэ килеп очрашкан, узара тартышкан Ьем урелеп яшэгэн вакытларда бара. Эсэрдэ монотеистик диннэрне уртак тел табып яшэтергэ омтылу, хэтта берлэштерергэ чакыру чат-кылары да узен сиздертэ. Бу кузлектэн Караганда, Кол Галинец «Кыйссаи Йосыф» поэмасында XXI нче гасыр ечен бик тэ эЬэмиятле булган толерантлык мэсьэлэсе калкып чыга Ьэм куп терле конфессиялэр яшэгэн Россия кебек зур деулэттэ диннернец, мэдениятлэрнец узара туземле Ьэм тыныч яшевен тээмин итудэ эсэрнец эЬэмияте берме бер арта.

Урта гасыр татар эдэбиятында еч юнэлеш - дини-эхлакый, суфичылык Ием деньяви эчтелекле есэрлер барлыгы кузэтелэ. Аларныц ечесенец де ниге-зенде ет-Теухид фэлсэфэсе, ейткэнебезче, АллаЬыныц Бердэнберлеген кабул иту турындагы карашлар ята3. Коръэн тэгълиматыныц узэген тешкил иткэн бу монотеистик идеология Кол Галинец «Кыйссаи Йосыф» дастанында аеруча тулы сэнгати чагылыш тапкан. Мене инде сигез гасырга якын болгар-татар едебиятыныц бу куренекле эсере татар халкыныц рухи деньясын эстетик Ьэм этик кыйммэтлэр белэн баетып яшэвен дэвам ите. ИлаЬият белэн кеше ара-сындагы менэсэбэтлэрнец ничек булырга тиешлеген сенгатьчэ гэудэлэндергэн Кол Гали поэмасы XXI гасыр башында да узенец в1гэмиятен югалтканы юк. Эш шунда ки, XX гасыр азагында узгэртеи кору дэвере белэн кире эйлэнеп кайт-кан капиталистик жэмгыятьнец кыргый кануннары Россия жирлегендэ, шул исептен, татар халкы арасында да иж;тимагый гаделсезлеклерне кечэйтеп ж;ибэрде, рухи яшэештэ эхлакый бозыклыкларныц артуына китерде. Кешелэр ©стене ябырылып килгэн азгынлык куренешлэреннэн котылу бары тик ислам дине кыйммэтлэрен яцадан халыкка кайтару, АллаЬы Тэгалэнец Барлыгын,

Ганиева Резеда. Татарская литература: традиции, взаимосвязи. - Изд-во Казан, ун-та, 2002. -С. 16.

Берлеген таныганда гына, ягъни ет-Теухид фелсефесене турылыклы булып яшэгэндэ гене кешелэр арасындагы менесебетлерне камиллекке ирештерерге мемкин иквнлеге бик те актуаль зарурият булып кен тэртибенэ килеп басты.

Теманыц вйрэнелу дэрэжэсе. Кол Галинец «Кыйссаи Йосыф» поэмасын фенни ейрену XVIII гасырдан ук башланып ките. Шагыйрь Ьем галим Габ-дерэхим Утыз Имени (1754-1834) беренче тапкыр эсэрнец тенкыйди текстын тези. Филология фэннэре докторы Нурмехеммет Хисамов фикеренчэ, «бу хезмете белен ул бик те меЬим ике вазифаны ути:

«1. Утыз Имени кулына килеп керген иц борынгы кулъязма несхелернец узенчелеген теркеп калдыра.

2. Уз чоры ечен инде кул сузымында гына булган матбагачылыкка уте затлы, ж;ыйнак, компактлы текст езерли»4. Галимнер арасында Утыз Имени хезметене тенкыйди бея биручелер де бар. Меселен, Девад Алмаз фикеренче, ул куп кене строфаларны тешереп кал-дырган, урыны-урыны белен шагыйрьнец уз кулы да сизеле5. Гомумэн алганда, Утыз Имени уз заманы кысаларында гына тугел, хетта килечек буыннар ечен де фенни Ием текстологик яктан еЬемиятле эш башкара. «Кыйссаи Йосыф» дастаныныц куп санлы несхелерен фенни яктан берлештереп, аньщ теп текстын езерлеу, китап итеп бастыру мемкинлеген тудыра.

Кол Галинец «Кыйссаи Йосыф» есерен фенни яктан чит ил галимнереннен Ь.Флейшер, М.Ьоутсма, Карл Броккельман, терек едобиятчысы Фуад Кепрелезаде, рус галимнереннен А.Н.Самойлович, Е.Э.Бертельс тикшерелер. Поэмада геуделенген месьелелерне ейренуге ШиЬабетдин Мерж;ани, Г.Газиз, Г.Рехим, М.Гайнуллин, Х.Госман, Г.Халит, Х.Мехемметов, Б.Яфаров, Н.Юзиев, М. Госманов, Ш. Абилов, М.Зекиев, В.Хаков М.Бакиров, М.Ме1цщев, М.Делэлиева кебек татар галимнэре де, башкорт галимнере Э. Харисов, Г.Хесеенов, Ф.Сибегатовлар да кагылып утелер. «Кыйссаи Йосыф» есерен

4 Хисамов Нурмехоммэт. Габдерехим Утыз-Имэни - «Кыйссаи Йосыф» текстологы //Мирас. - 1996. -№ 1-2.-68-69 б.

5 Алмаз Дж. О лексических особенностях поэмы «Киссаи Юсуф» Али //Национальный музей Республики Татарстан. - 18709-ф. (рукопись канд. дисс.).

терледэн терле проблемалар яктылыгында ачуга Д.Алмаз, Ф.Фэсиев, Н.Хисамов, Р.Ганиева, Х.Мицнегулов кебек галимнэр аеруча зур елеш кертэлэр.

Революциядэн сов, терки-татар эдэбиятын дини-суфичылык мэсьэлэлэре белон бвйлэп тикшеру эшенэ Газиз Гобвйдуллин белон Гали Рвхим алыналар. Алар тарафыннан язылган «Татар эдэбияты тарихы» дигэн хезмвттэ суфичы-лыкка мвнэсэбвттв эт-Твухид мосьвлелэренэ да байтак кына урын бирело 6.

«Йосыф-Звлейха» поэмасына шактый тулы кузэту «Борынгы татар эдэбият»ында эдэбиятчы Х.Мехэммэтов тарафыннан ясала. Ул ИлаИияткэ менэсэбэттэ анда купмедер дэрэжедэ абстракт идеялэр чагылышын куре Ьем поэма авторынын, АллаЬы Тэгалэ исеменнен сейлэу алымына мерэжэгать

у

итуен искелек калдыгы буларак бэяли .

Совет чорында Кол Гали поэмасын комплекслы ейрвну эшен башлап жиберучелэрнец берсе - галим Ж^эвад Алмаз. Зур текстологик эш башкару белен бергэ, ул эсэрнец сюжет Ьэм тел узенчелеклэрен тикшерэ, буген до эдэбият фоне ечен узенец эЬэмиятен югалтмаган фикерлэр эйтеп калдыра. Бе-ренчелэрдэн булып, Ж^вад Алмаз «Кыйссаи Йосыф» поэмасы авторыньщ дин белэн уртак тел табуына Ьэм кешене дэ олылавына игътибар итэ. «В поэме, -ди галим, - Кул Гали вовсе не стремится конфликтовать с религией. С одной стороны, он искренне верит в бога, призывает беспрекословно подчиняться велению Аллаха. С другой стороны, выступает как великий гуманист, призывающий, вопреки исламу, человека в рабе и равноправии женщины с мужчи-

о

ной» . Галим фикеренчо, дастанда АллаЬыньщ да, Кешенец дэ бер ук дэрэж;эдэ хермэт ителуе Кол Галинец деньяга карашлары каршылыклы булудан килэ. Хезмэт атеизм кечле булган совет чорында язылганга куре, Ж^евад Алмазный динне деньявилыкка каршы куюы узен эле сиздертэ. Соцрак шундыйрак фикер

6 Рэхим Г., Газиз Г. Татар эдэбияты тарихы. Борынгы дэвер: ике булектэ. - Казан: Типогр. им. Камиля Якуба, 1923- 162 б.

7 Борынгы татар эдэбияты-Казан: Тат. кит. нэшр.,1963 - 67-97 б.

8Алмаз Джавад «Киссаи Юсуф» Али - памятник булгаро-татарской литературы //Поэт-гуманист Кул Гали - Казань: Тат. кн. изд-во, 1987 - 232 с.

эдэбиятчы Р. К. Ганиева тарафыннан да эйтелэ, эмма ул бу мэсьэлэгэ беркадэр узенчэ якын киле. «Кыйссаи Йосыф» дастанында АллаИ та, Кеше дэ бер тигез дврэжедэ югары куелуны Ьэм веер тукымасында азмы-купме каршылыклы фи-керлэу очрауны галимэ Ренессанс билгесе итеп карый9

Ж^эвад Алмаз хезмэтендэ мэжусилекнец теп атрибутлары булган саном, потлар образыныц гэуделэнеш узенчэлеклэренэ дэ кагылып утело Иэм, Кол Галидэн башлап, шагыйрь Ьади Такташ ижатына кадэр потлар турында бу мо-тивныц нинди эволюция кичеруенэ дэ кузэту ясала10.

и

Кол Галинец «Кыйссаи Иосыф» поэмасыныц кайбер узенчэлеклэрен тик-шеругэ, аеруча аныц эдэби чыганакларын барлауга Ленинград (хэзерге Санкт-Петербург) университеты профессоры Г.ТаЬиржанов та уз елешен кертте. Ул X - XI гасыр фарсы-тажик шагыйре Фирдэусинец «Йосыф вэ Зелэйха» поэмасын Кол Галинец «Кыйссаи Йосыф» дастаны белэн чагыштыра, алар арасында шактый охшашлыклар таба, болгар-татар шагыйре эсере фарсы шагыйренэ нэзыйрэ дигэн нэтижэгэ кило11.

Кол Галинец «Кыйссаи Йосыф» поэмасын ойрэнугэ иц куп кеч сарыф итуче галимнэрнец берсе - филология фэннэре докторы Нурмехэммэт Хиса-мов. Ул Кол Гали поэмасын гомум иске терки телдэн бугенге эдэби телгэ кучерде, аныц татарчалаштырган носхэсе Теркиядэ дэ денья курде. Н.Хисамов «Кыйссаи Йосыф» дастаны турында рус Ьэм татар теллэрендэ еч монография бастырып чыгарды Ьэм купсанлы мэкалэлэр язды12. Аныц докторлык диссер-тацияее дэ урта гасырлардагы Йосыф Ьэм Зелэйха поэмасына, бу темага Иэм

9 Ганиева Р. К. Восточный Ренессанс и поэт Кул Гали - Изд-во КГУ, 1988. - С. 72.

10 Алмаз Дж. О лексических особенностях поэмы «Киссаи Юсуф» Али //Национальный музей Республики Татарстан. - 18709-ф. (рукопись канд. дисс.).

11 ТаИиржанов Г. Тарихтан - эдэбиятка. - Казан: Тат. кит. нэшр., 1979. - 167 б.

12 Хисамов Н.Ш. Поэма «Кысса-и Йусуф» Кул 'Али - М.: Наука, 1979. - 225 е.; Беек язмыш-лы эсер. - Казан: Тат.кит.нэшр., 1984. - 335 б.; «Кыйссаи Йосыф» поэмасыныц идея-проблематикасы Ьэм сенгатьчэ эшлэнеше // Казан утлары. - 1983. -№ 9. - 53-61 б.; Кол Галинец беек веере // Мирас. - 1994. -№ 5-6. - 13-15 б.; Эхмвд Ясеви 1гэм Кол Гали //Мирас. -

1994.-№ 10.-35-38 6.

сюжетка корылган есэрлэрне чагыштырып ейретугэ багышланган . Галим романтик эчтелекле Кол Гали дастанына нэзыйрэ ревешендэ реалистик. фи-керлеуге корылган «Йосыф Ьэм Зелвйха» исемле драмасын да ижат итте14 1984 нче елда донья кургэн «Татар эдэбияты тарихы»ньщ беренче томында Кол Галинец «Кыйссаи Йосыф» поэмасына анализ ике галим - Ш. Абилов Ьэм Н.Хисамов тарафыннан ясала. Алар шагыйрь биографиясене караган фактлар-ны берге туплыйлар, эсернен, ейрэнелу тарихын, андагы топ проблемаларны Ием сюжет, узенчелеклэрен яктырталар. «Кыйссаи Йосыф» дастаныныц геп проблемасы итеп Н.Хисамов Йосыф образы мисалында халык бэхете очен керэшуче гадел хокемдар образы торуын курсэтэ. «Эсердэге терле шартлар-да,- ди ул,- аньщ бу сыйфаты антка, бурычка, ахыр чиктэ туган халкына, аныц гореф-гадэтлэренэ тугрылык рввешен ала»15. Ислам диненэ кагылышлы фи-керлэр аныц хезмэтлэрендэ еш кына гореф-гадэтлергэ кагылышлы мэсьэлэлэрне хэл иткэндэ чагыла. Эмма совет чорында Кол Гали эсере турын-да язучы галимнэр, дэулэтнец кырыс атеистик цензурасын эйлэнеп уту макса-тыннан, еш кына урта гасыр эдэбияты ечен хас дини мэсьэлэлэр хакында эзоп теле белен фикер йертергэ мэжбур булдылар. Дерестэн дэ, коммунисток идеология талэплерене буйсынып, галимнэр «Кыйссаи Йосыф» дастаны каИарманы Йосыфньщ АллаИыга тугрылыгы турында ачыктан ачык яза алмадылар. ДэЬрилек шартларында яшэгэн эдебиятчыларга Кол Гали поэмасыныц ИлаЬият белен тыгыз бэйлэнеше турында язу мемкин булмаган эш иде.

Торгынлык елларында Татарстан елке партия аппаратында эшлэгэн Камил Фэсеев истэлеклэрендэ Меулэ Колый, Утыз-Имэни, Габделлсэббар Кандалый кебек шагыйрьлэр иж;атларын дини кузлектэн тикшерген Ьем югары беялегэн.

1Ч ^

Хисамов Нурмухаммет Шагвалеевич. Сюжет Иусуфа и Зулейхи в средневековой тюрко-татарской поэзии ХШ-ХУ вв. (проблемы версии): Автореф. дисс....докт. филол. наук. - М.: 1996. -96 с.

14 Хисамов Нурмехэммэт. Йосыф-Зелэйха. Тарихи драма. - Мирас- 1992 - № 6-7.- 38-59 б.; 45-69 б.

15 Татар эдэбияты тарихы: 6 томда- Казан: Тат. кит. нэшр., 1984. - I т-142 б.

Л.Ж^элей, Г.Кашшаф, Б.Яфаров h.6. галимнернец партия органнары тарафчн-нан эзэрлеклэнулэре яктыртыла16.

Социалистик реализм эстетикасыньщ партиялелек, сыйнфыйлык дигэн принциплары встенлек иткэн елларда галимнер Кол Галинец «Кыйссаи Ио-сыф» поэмасын дини мотивлар белен бэйлэп караудан читтэрэк торырга ты-рышканнар. Чыннан да, Н. Хисамов язганча, совет системасы хакимлек иткен деверде Кол Гали иждтын ейренуче галимнер социалистик реализмныц сыйн-

I 7

фыйлык принцибына да буйсынырга мэщбур �