автореферат диссертации по филологии, специальность ВАК РФ 10.02.02
диссертация на тему:
Морфологическая система татарских говоров уральского ареала

  • Год: 2002
  • Автор научной работы: Махмутшина, Дина Закиевна
  • Ученая cтепень: кандидата филологических наук
  • Место защиты диссертации: Уфа
  • Код cпециальности ВАК: 10.02.02
Диссертация по филологии на тему 'Морфологическая система татарских говоров уральского ареала'

Текст диссертации на тему "Морфологическая система татарских говоров уральского ареала"

Башкорт дэулэт университеты

/ '

<-<-'' г. /

Кулъязма хокукында

Дине Зэки кызы Мэхмутшина

Урал ареалы татар сейлэшлэренец морфологик системасы

10.02.02. - Россия Федерациясе халыклары теле белгечлеге

буенча (татар теле)

Филология фэннэре кандидаты дигэн гыйльми дэрэжэ алу очен тэкъдим ителгэн диссертация

Фэнни ж;итбкчелэр: ТР ФА корреспондент эгъзасы, филология фэннэре докторы, профессор Ганиев Ф.А.; филология фэннэре докторы Рамазанова Д.Б.

Уфа-2002

61- 03- 9

Башкирский государственный университет

На правах рукописи

Махмутшина Дина Закиевна

Морфологическая система татарских говоров

Уральского ареала

10.02.02. - Языки народов Российской Федерации

(татарский язык)

Диссертация на соискание ученой степени кандидата филологических наук

Научные руководители: член-корреспондент АН РТ, доктор филологических наук, профессор Ганиев Ф.А.; доктор филологических наук Рамазанова Д.Б.

Уфа-2002

ЭЧТЭЛЕК

КЕРЕШ ................................................................................................................................................3

Диссертациягэ гомуми характеристика................................................3

Сейлэшлэрне ©йрэну тарихыннан............................................................7

БЕРЕНЧЕ БУЛЕК Урал ареалындагы татар сойлэшлэренец

морфологик системасы........................................................15

Исемнэр................................................................................................................................15

Алмашлыклар................................................................................................................20

Сыйфатлар........................................................................................................................32

Саннар....................................................................................................................................34

Рэвеш........................................................................................................................................36

Фигыль..................................................................................................................................41

Бэйлеклэр............................................................................................................................103

Теркэгечлэр......................................................................................................................111

Кисекчэлэр........................................................................................................................115

ИКЕНЧЕ BYJIEK Урал тебэгендэ татарларныц оешуы Иэм

сейлэшлэре........................................................................................119

ЙОМГАК........................................................................................................................................................................174

ШАРТЛЫ КЫСКАРТЫЛМАЛАР......................................................................................................175

БИБЛИОГРАФИЯ..............................................................................................................................................178

КЕРЕШ

Диссертациягэ гомуми характеристика

Теманыц актуальлеге. Ж^ирле сойлэшлэрне ©йрэну Иэрвакыт актуаль булып кала килэ. Нинди дэ булса телнец формалашуы, шул телдэ сейлэшуче халыкныц формалашу тарихы белэн бэйлэнгэн. Терки теллэр системасында татар теле иц борынгы теллэрдэн санала Ьэм ул озын, катлаулы усеш-узгэреш тарихи юл уткэн. Моца татар теленец диалектлары Ьэм купсанлы сейлэшлэре ачык делил булып тора. Ул ике актив (урта Ьэм мишэр) Ьэм бер пассив (кенчыгыш) диалектлардан тора.

Билгеле булганча, эдэби тел гомумхалык телендэге лексик, грамматик байлыкныц эдэбиятта беркетелгэн, фэнни эшкэртелгэн формасы булып тора, ж;ирле сейлэшлэр исэ тел формаларын кубрек саклый, алар тел узенчэлеклэренэ баерак була. Шуныц белэн ж;ирле диалектлар, сойлэшлэр, бер яктан, эдэби телгэ каршы куелсалар, икенче яктан, аньщ формалашуында, усуендэ катнашалар, ченки алар, гомумхалык теленен; бер тармагы булып кына тормыйлар, э бэлки эдэби телгэ яца вариантлар, бигрэк тэ уцышлы сузлэр яки атамалар бирэлэр.

Татар милли эдэби теленен; нигезендэ урта диалект, аньщ казан арты сейлэшлэре ята. Татар эдэби теле формалашуда, аньщ усуендэ диалектларныц барысыныц да катнашлары бар: аларньщ сузлек фондлары Иэм грамматик тозелешлэренец эдэби телгэ йогынтысы буген дэ дэвам итэ. Шулай да Ьэр диалектньщ, сейлэшнец узенэ генэ хас узенчэлеклэр системасы бар Ьэм шул яктан алар эдэби телдэн аерылалар.

Ж^ирле сойлэшлэрне ойрэнунец эИэмияте зур . Аларда борынгы куренешлэр сакланып килэ. Торле диалектлар яки башка теллэр белэн узара тээсир итешу нэти^эсендэ аларда яца куренешлэр, яца

форма яки сузлэр барлыкка килергэ мемкин. Боларны ойрэну, беренчедэн, шул сейлэш караган телнец формалашу тарихын ачарга, тел тарихы Иэм тарихи диалектология мэсьэлэлэрен ачыкларга яки хэл итэргэ момкинлек бирэ. Дирле сейлэшлэрне фэнни нигездэ тикшеру халык тарихы, аньщ этник формалашу юлларын ачыкларга да ярдэм итэ.

Диалектологиянец казанышларын файдаланып, торле сойлэшлэр буенча гомумилэштерулэр ясау бу елкэдэге тикшеренулэрне югарырак баскычка кутэрэ. Безнец уебызча, аерым ареалда урнашкан бер торкем сейлэшне гомумилэштеру юнэлешендэ тикшеру телнец теге яки бу ареалына хас узенчэлеклэрне тирэнрэк ачарга ярдэм итэ. Сейлэшлэрне ареал аспектта ©йрэну тарихи диалектология белэн аеруча тыгыз бэйлэнгэн. Галимнэр курсэтуенчэ, ареаллар аерылып чыгу бигрэк тэ экстралиигвистик факторлар белэн бэйлэнгэн була (Бородина, 1980; 8), халыкларнын кучеше, яца ж;ирлэрне узлэштерудэ катнашучы торкемнэрнен роле Ьэм башка куп кенэ мэдэни-икътисади вакыйгалар шул ареалдагы сейлэшлэрнен формалашуында хэлиткеч роль уйныйлар.

Уралны уз эченэ алган ареал катлаулы ижтимагый-сэяси шартларда формалашкан, анда берничэ татар сойлэше барлыкка килгэн. Шуларньщ узара уртак Ьэм аермалы якларын ачу теллэр Ьэм диалектларньщ узара тээсир итешу закончалыкларын ачарга, икенче яктан, бу территориядэге татар халкыньщ формалашу тарихы, татар-башкорт бэйлэнешлэре мэсьэлэлэрен кузэтергэ момкинлек бирэ.

Хезмэтнен актуальлеген элеге теманыц фэндэ Ъаман ойрэнелмичэ кала килуе дэ курсэтеп тора.

Эйрэну объекты Ьэм тикшерену чыганаклары. Тикшерену чыганагы булып билгеле бер тебэктэ, Урал ареалы сойлэшлэрендэ

таралган морфологик узенчэлеклэрне гомумилэштереп анализлау тора.

Диссертациянец ©йрэну объекты итеп бу теманы алуныц сэбэбе курсэтелгэн тобэккэ хас морфологик узенчэлеклэр системасыныц бай Иэм уникаль булуы, борынгылыкныц саклануы, сейлэш вэкиллэренец тарихи формалашуыныц Иэм географик яктан да берникадэр специфик булуы. Бу тикшерену килэчэктэ барлык диалектларны морфологик яктан комплексны тикшеругэ нигез булачак.

Диссертация Урал ареалында таралган сойлэшлэрдэн экспедиция дэвамында тупланган фактик материалларга нигезлэнэ. Ареалдагы узенчэлеклэр 11эм аларньщ таралыш чиклэрен ачыклаганда, Ф.Ю.Юсупов, Т.Х.Хэйретдинова, Д.Б.Рамазанова, Ф.С.Баязитова, Н.Х.Максютова, С.Ф.Мирщановаларныц хезмэтлэрендэге мэгълуматларга да автор киц таянды.

Тикшерелэ торган ареалдагы тарихи фонны ачыклау очен, югарыда курсэтелгэн авторлардан тыш, тарих, этнография буенча булган бай эдэбият шулай ук эИэмиятле чыганак булды.

Куелган максатлар Ьэм бурычлар. Бу хезмэттэ татар теленец Урал тобэгендэ таралган сейлэшлэренец морфологик узенчэлек-лэрен гомумилэштереп тикшеру максаты куела. Шуннан чыгып, тубэндэге бурычлар билгелэнде.

Ареалга кергэн сойлэшлэргэ кыскача характеристика биру;

Ареалдагы этнолингвистик процессларны кузэту очен, татарларныц бу тирэлэргэ килеп урнашу тарихын кузэту;

Ареалдагы сойлэшлэрнец уртак Иэм аермалы якларын ачыклау;

Сойлэшлэрнец морфологик узенчэлеклэрен тасвирлау.

Хезмэтнец фэнни яцалыгы. Татар тел белемендэ беренче мэртэбэ Урал ареалы, андагы этнолингвистик ситуация мэсьэлэлэре

тикшерелэ, ареалда формалашкан татар сойлэшлэре гомумилэштереп тасвирлана, аларныц аермалы Ъэм уртак узенчэлеклэре махсус анализлана.

Тикшерену алымнары. Тикшерену жемгыятьнен усеш-узгэреше диалектик характерда булуы Ьэм халыкньщ теле аныц тарихы белэн турыдан-туры бэйлэнгэнлеге турындагы ©йрэтмэлэргэ нигезлэнэ. Билгеле бер ареалда таралган сойлэшлэрне гомум планда ©йрэнгэндэ, бу ©йрэтмэлэргэ таяну аеруча актуальлэшэ. Ченки безнец тарафтан ©йрэнелэ торган ареалдагы сойлэшлэр татарларнын, бу якларга терле чорда Ьэм т©рле шартларда кучешлэре, ареалдагы тарихи-икътисади ситуациянец алгарышы белэн бэйле рэвештэ формалашканнар Ьюм терлечэрэк усеш-узгэреш кичергэннэр. Хезмэтнец фэнни-методологик нигезлэрен тасвирлауда кара-каршы куеп чагыштыру, типологик тарихый-чагыштырма алымнар тэшкил ите. Ареалдагы сейлэшлэрнец морфологик системасын анализлауда теп методларныц берсе булып тасвирлау алымы да тора (башка сейлэшлэр, терки теллэр белэн чагыштыру).

Урал тебэгендэге сойлэшлэрне бер ареал буларак ейрэну барышында тубэндэге галимнэрнец хезмэтлэрендэге фэнни-теоретик положениелэргэ нигезлэнеп эш иттек: Н.К.Дмитриев, Л.Ж^элэй, Н.А.Баскаков, Э.В.Севортян, Н.З.Гаджиева, Э.Р.Тенишев, К.М.Мусаев, Т.Г.Баишев, М.Л.Бородина, З.Г.Ураксин, ФЛ.Ганиев, М.З.Закиев, Л.М.Махмутова, Д.Г.Тумашева, Л.Ш.Арсланов, Ф.Ю.Юсупов, Д.Б.Рамазанова, Р.Г.Ахметьянов, Ф.С.Баязитова, З.Р.Садыйкова, Н.Х.Максютова, С.Ф.Мирщанова, Н.Х.Ишбулатов, Т.Х.Хэйретдинова, Р.Г.Кузеев И.б.

Хезмэтнец фэнни-практик дИэмияте. Урал ареалында таралган сойлэшлэрне гомумилэштереп тикшеру теллэрне пространство яссылыганда ейрэнугэ билгеле бер эш булып тора. Хезмэт диалектология, морфология Ьэм башка татар теле тармаклары

буенча дэреслеклэр, ярдэмлеклэр тозуцэ, лекциялэр укуда, практик дэреслэр оештыруда кулланыла ала.

Хезмэтне апробациялду. Тикшерену нэтижэлэре буенча 7 доклад укылды. Шуларныц берсе II региональ фэнни конференциядэ (1998 ел, Стэрлетамак шэИэре, Башкортостан), икенчесе Бетенрусия фэнни-практик конференциясендэ (1999 ел, Стэрлетамак шэ11эре, Башкортостан), ©ченчесе Г.ИбраЬимов исемендэге тел, эдэбият Иэм сэнгать институтыньщ «Торки теллэрдэ суз ясалышы проблемалары» дигэн фэнни конференциясендэ (2001 ел, Казан) ясалды, калганнары Башкорт дэулэт педагогия университетында уткэрелгэн вузара фэнни-практик конференциялэрдэ 1997-2000 елларда ясалды. Тема буенча 8 мэкалэ басылып чыкты, 1 мэкалэ басмага тапшырылды.

Диссертациянец структурасы. Хезмэт кереш елештэн, 2 булектэн, йомгаклау Ъэм библиографиядэн тора. Кереш олештэ теманыц актуальлеге дэлиллэнэ, максат Иэм бурычлар билгелэнэ. Аерым тобэкнен морфо логик узенчэлеклэрен беренче фэнни тикшеру буларак, хезмэтнен фэнни яналыгы, ойрэну алымнары, анын, практик э11эмияте, материал жыю чыганаклары курсэтелэ.

Свйлэшлэрне вйрэну тарихыннан ©йрэнелэ торган Урал ареалында эчкен, нагайбэк, златоуст, тепекэй, сафакул сейлэшлэре таралган. Бу сейлэшлэрнец узлэренэ хас диалекталь узенчэлеклэр системасы формалашкан. Тарихи аспектта Караганда да аларньщ бу ареалга урнашу-таралу тарихында, нинди куршелектэ тормыш-конкуреш алып баруларында узлэренэ генэ хас факторлар да булган.

Нагайбэк свйлэше, ареалдагы башка сейлэшлэр белэн чагыштырганда, татар эдэби теленэ ин якын тора. Беренче мэртэбэ бу ©лкэлэргэ )кирле татар халкыныц сойлэшен лингвогеографик

метод белэн ойрэну максаты белэн СССР Фэннэр Академиясе Казан филиалы Г.ИбраИимов исемендэге тел, эдэбият Ьэм тарих институты тарафыннан 1965-67 нче елларда махсус экспедициялэр оештырыла. Бу экспедициялэрнен житэкчесе Ф.Ю.Юсупов була. Анын, алдында Коньяк Уралдагы (Чилэбе Ьэм Курган ©лкэлэрендэге) татар авылларын эзлэп табу, аларны барлау-билгелэу Ьэм аларныц сойлэшен махсус сораулык (Татар теленен диалектологик атласын тозу очен материал ядыйнау программасы. - Казан, 1959) нигезендэ, билгеле бер сетка (авыл аралары 12-15 км) буенча ойрэну бурычы тора.

Автор, тупланган бай фактик материалга нигезлэнеп, нагайбэклэрнен таралу территориясен, алар сойлэшенен фонетик, грамматик Ьэм лексик узенчэлеклэрен тасвирлый. Бу сойлэшнен формалашуында хэлиткеч роль уйнаган факторларны ача: чыгышлары буенча казан арты керэшеннэре булу, хэзерге Башкортостанныц Бакалы районы тобэгендэ Нагайбэк крепостендэ (ягъни минзэлэ сойлэше шартларында) хезмэт иту, 1842 нче елдан Верхнеуральск оязенэ казак хезмэтенэ кучерелу Иэм яца шартларда яна бэйлэнешлэр (башкорт, казах И.б.), топ татар халкыннан башта дин ягыннан, XIX йознен урталарыннан территориаль яктан да изоляциялэнгэн булу Ь.б.

Нэтиж;эдэ автор сойлэшнен диалекталь узенчэлеклэренен торле катламнарын аерып чыгара, шуньщ белэн бергэ сойлэшнен топ узенчэлеклэре урта диалект сойлэшлэре белэн уртак булуын, башкорт теле йогынтысыньщ бу сойлэштэ кочсез булуын аерым ассызыклап курсэтэ, авазлар системасы (ч, с, ж;, Ь авазларын куллану) да татар теленен урта диалектындагыча булуын 11эм керэшен сойлэшлэре белэн бертосле узенчэлеклэр яшэп килуен раслый.

Ф.Ю.Юсуповныц монографиялэрендэ Ьэм куп санлы мэкалэлэрендэ (библиографияне кара) нагайбэк сойлэшенен морфологик узенчэлеклэре дэ киц яктыртылган. Бу яктан аныц тагын «Неличные формы татарского глагола» (Казан, 1985) дигэн монографиясе дэ зур эЬэмияткэ ия.

Ф.Ю.Юсуповньщ тикшеренулэренен аеруча эИэмиятле ягы шунда, ул сойлэшлэрне шушы телдэ сойлэшуче халыкньщ тарихы белэн бэйлэп, комплекста ©йрэнэ. Бу исэ авторньщ хезмэтлэренен фэнни кыйммэтен бик югары кутэрэ, сойлэшнен тоткан урыны турындагы нэти^элэрне дэлилле Ьэм ышанычлы итэ.

Эчкен сойлэше дэ Ф.Ю.Юсупов тарафыннан Урал тобэгендэ ачылган сейлэшлэрнен икенчесе. Бу сойлэш Чилэбе Иэм Курган елкэлэрендэге татар авылларында таралган. 1965-1967 елларда Институт тарафыннан оештырылган махсус диалектологик экспедициялэр барышында лингвистик география методы белэн ойрэнелэ Иэм тупланган материаллар нигезендэ куп санлы мэкалэлэр, «Коньяк Урал Ьэм Урал арты сойлэшлэре» дигэн монография бастырып чыгара, диалекталь лексикасы татар теленен диалектологик сузлеклэре (1969, 1993) аша да фэнгэ кертелэ.

Халыкньщ теле аньщ тарихы белэн турыдан туры бэйлэнгэн дигэн фикердэн чыгып автор эчкен сойлэше формалашуы тарихын ачыклауга да зур коч куя. Сойлэш вэкиллэренен бабаларыньщ Идел буйларыннан кучеп киткэн йомышлы татарлар булуын ачыклый. Билгеле булганча, йомышлы татарлар нигездэ мишэрлэрдэн торалар Иэм бу фактор эчкен сойлэшендэ мишэр диалекты белэн уртак куренешлэрдэ чагылыш таба. Сонга таба йомышлылар катламына татарларны Ьэм башка халыкларны да кабул иткэннэр.

Ф.Ю.Юсупов, архив документларына Ьэм тарихи эдэбиятка таянып, эчкен сейлэшенен формалашуында эЬэмиятле роль уйнаган

факторларньщ (себер татарлары белэн узара тээсир итешу, башкорт кабилэлэре белэн аралашу Ь.б.) барысын да ачыклауга ирешэ.

Шушы тирэн тикшерелулэргэ нигезлэнеп эчкен сейлэшенец татар теленец урта диалектына керуе турында объектив нэтияф дэ ясала.

Златоуст свйлэшен 1970-73 елларда Г.ИбраЬимов исемендэге Тел, эдэбият Иэм сэнгать институты фэнни хезмэткэре Т.Х.Хэйретдинова тарафыннан лингвистик география методы белэн ейрэнелэ. Ягъни махсус программа («Программа по собиранию материалов для Диалектологического атласа татарского языка» (Казань, 1959)) нигезендэ билгеле бер сетка буена ойрэнелеп, шул территориядэ яшэуче (Салават, Кыйгы, Мэчетле, Дуван, Балакатай районнары, Башкортостан) татарларныц сейлэшен златоуст сойлэше итеп булеп чыгарды. Атамасы элекке Златоуст ©язенэ бэйле.

Т.Х.Хэйретдинованыц «Говор златоустовских татар» (Казан, 1985) дигэн монографиясендэ Ьэм куп санлы мэкалэлэрендэ элеге сейлэш бетен яктан тасвирлана.

Шунысы эИэмиятле, автор сойлэшнец формалашуын тарих белэн бэйлэп, архив чыганакларына таянып ©йрэнэ; тел Ьэм тарих фактларын комплекста ©йрэнеп златоуст сейлэшенец катлаулы формалашу юлы уткэнен ача, нэтиж;эдэ сойлэшкэ узенэ бертерле узенчэлеклэр системасы хас икэнен фэнни нигезли. Теп узенчэлеклэре буенча сейлэш татар теленец урта диалектына карый, дип нэтиж;э ясый. Шуныц белэн бергэ, анда татар теленец мишэр диалекты белэн уртак куренешлэре дэ табыла.

Авторныц хаклы рэвештэ курсэтуенчэ, сейлэшкэ башкорт теле кечле йогынты ясаган, анда табыла торган узенчэлеклэрнец бер елеше башкорт теле белэн уртак булу шул турыда сейли.

Тепекэй с&йлэше Башкортостанньщ Гафури Иэм Ишимбай районнарында (Ж^игэн елгасы бассейнында) таралган. Аньщ турында беренче мэгълуматлар Д.Б.Рамазанованын, «Формирование татарских говоров юго-западной Башкирии» (Казан, 1984) дигэн монографиясендэ ук китерелэ (7 бит), чонки автор, Коньяк-конбатыш Башкортостандагы татар сойлэшлэрен лингвистик география методы белэн, ягъни, югарыда курсэтелгэн махсус сораулык, билгеле сетка буенча) ойрэнгэндэ {1973 нче ел) тепекэй сойлэшенэ керэ торган авылларныц берничэсен тикшерэ. 1986 нчы елда Ишимбай, Гафури районнарына махсус экспедициялэр уздыра Иэм «Тепекеевский говор татарского языка» (1988) исемле мэкалэсен бастыра. Анда бу сойлэшнец формалашу тарихына кыскача кузэтулэр, фонетик, морфологик Ьэм лексик узенчэлеклэргэ анализ ясала, сойлэшне ойрэну барышында тупланган диалекталь лексиканы «Татар теленец диалектологик сузлеге»нэ кертэ (Казан, 1993).

Тупланган материалларны татар Иэм башкорт теллэре, аларныц сойлэшлэре белэн чагыштырып ойрэнгэннэн сон, автор сойлэш топ узенчэлеклэре буенча татар теленен урта диалектына карый дигэн нэтижэгэ килэ, шул ук вакытта ул башкорт теле йогынтысына дучар булган Иэм бу тээсир иту хэзер дэ дэвам итэ.

Сафакул сейлэше Курган ©лкэсенен К�