автореферат диссертации по филологии, специальность ВАК РФ 10.01.02
диссертация на тему:
Образ Тукая в татарской поэзии XX века

  • Год: 2002
  • Автор научной работы: Гафиятуллина, Нурфия Марсовна
  • Ученая cтепень: кандидата филологических наук
  • Место защиты диссертации: Казань
  • Код cпециальности ВАК: 10.01.02
Диссертация по филологии на тему 'Образ Тукая в татарской поэзии XX века'

Текст диссертации на тему "Образ Тукая в татарской поэзии XX века"

Казань - 2002

Эчтэлек

Кереш.................................................................................................................4

I булек. Тукай Ьэм XX йез башы татар шигърияте.....................................24

I. 1. Деньяви идеал формалашуныц алшартлары....................................24

I. 2. XX йез башы иж;тимагый-фелсэфи Ьэм эдэби фикерендэге

узгэрешлэр. Милли идеал концепциясе туу....................................34

I. 3. XX йез башы татар шагыйрьлере идатында Тукай........................52

II булек. 1920 -1950 нче еллар татар поэзиясендэ Тукайны кабул иту

Ьэм бэялэудвге социологизм (сыйнфыйлык) белен эстетик фикер

кереше......................................................................................................77

II. 1. Идеал концепциясендвге узгерешлернец ижтимагый Ьем

фелсэфи жирлеге.............................................................................77

II. 2. 1920- 1950 нче еллар татар поэзиясенде Тукай образы...............84

III булек. Хезерге татар шигъриятендэ Тукай.........................................106

III. 1. Тукай турындагы поэзияде яцарыш: эдэби Ьэм

фэлсефи жирлеге..........................................................................106

III. 2. Хезерге татар шигъриятендэ Тукай образы..............................111

Йомгак........................................................................................................155

Файдаланылган эдебият Ьэм чыганаклар исемлеге...............................161

Кушымта.....................................................................................................180

Кереш

Теманыц актуальлеге. Милли мираска менэсэбэтнец узгэруе нэтилфсендэ халыкныц уз уткэне, мэдэни байлыгы белэн кызыксынуы арту, моца кадэр кулэгэдэ калып, куренми яткан эдэби катламнарныц ачылуы эдэбият тарихына, тикшерелми килгэн яки берьяклырак ейрэнелгэн куренешлэргэ яцача карарга мвмкинлек бирде. Татар эдэби-эстетик Ъэм ижтимагый фикерендвге яцарыш идеялэре поэзиядэ башкачарак тикшеру критерийларын алга чыгаруга юл ачты. XX йез башында эдэби мэйданга килеп, реалистик шигърияткв нигез салган Тукайныц тормыш Ьэм иж;ат юлы да - шундый елкэлэрнец берсе.

Тукай темасы XX гасыр поэзиясенэ нисбетэн гене тугел, гомумэн, эдэби-эстетик фикер, эдэбият, миллэт усешендэ зур урын тота. М:Хэсэнов аны, Данте, Гете, Байрон, А.Пушкин, А.Мицкевич, Р.Тагор, Т.Шевченколар белэн бер рэткэ куеп, «XX гасыр татар тормышыныц энциклопедиясе, денья мэдэнияте бакчасындагы татар чэчэге» дигэн иде (Хэсэнов, 1997, 4). Чыннан да, татар поэзиясен генэ тугел, гомумэн мэдэният усешен, халык тарихын ацлау эчен беренче чиратта Тукай иж;атын ейрэну меИим. Дерес, аныц лирикасы, шигъриятенец теп сыйфатлары, милли эдэбиятка йогынтысы, эдэбият тарихында, тэнкыйтендэ тоткан урыны фэнни нигездэ тикшерелгэн, бэялэнгэн. Татар эдэбият белемендэ шагыйрь ижатын фэнни ейрэнгэн жиде кандидатлык (М.Фэйзуллина, И.Нуруллин, Р.Башкуров, Р.Ганиева, Ю.Туишев, Н.Лаисов, Л.Ж^эмалетдинов) Ьэм бер докторлык (Г.Амиров) диссертациясе якланган. Тукай шигъриятен Ьэм тормыш юлын ейрэнугэ Х.Госман, Г.Халит, Н.Юзиев, Т.Галиуллин, Р.Нэфигов кебек галимнэр зур элеш кертэ. Шагыйрьнен, яшерен имзаларын, билгесез шигырьлэрен ачыклауда Р.Гайнанов, Н.Юзиев, Р.Даутов, З.Рэмиевлэр киц фэнни

эзленулер алып бара. Соцгы елларда Тукай энциклопедиясе тезелэ башлау да шагыйрь феноменын гыйльми ейренулерне киц жирлекте алып баруга этергеч булды. Димэк, Тукай турындагы фен уз юлын тапкан heM шунда тиешле методологик югарылыкта эш алып бара диярге нигез бар. Лвкин елеге кадвр Тукай турындагы фэндэ аньщ поэтик образын, шуны едеби интерпретациялеу хасиятлврен, сурэтле фикерлэу узенчелеклерен гомумилвштереп ейрвну тэлфибвсе тупланып >к;итмеген диярлек. Тенкыйтьче heM едвбият галиме Т.Галиуллин, шагыйрь иж;атын Ьем тормыш юлын вйрэнуне тагын да тирэнейту максатыннан, шигърияттэ Тукай шехесенец чагылышын фэнни тикшеру месьелесен кутэреп чыкты (Галиуллин, 1997, 29, 18). Чыннан да, милли эдэбиятта бу катлам кулем ягыннан шактый зур булса да, игътибардан читте кала килде. Э бит беек шэхеслерге багышланган поэтик есерлер татар едебиятында аерым юнелешне тешкил ите, Тукай турындагы шигъри тежрибелерне гомумилештереп ейрену аны гамелге нигезлеу методикасын булдыруга да, килечектеге усеш-узгерешенв де зур йогынты ясый алыр иде.

Дерес, едеби тенкыйтьте Тукай турындагы аерым едеби, бигрек те шигъри есерлерге бея бирген кузетулер, мекалелер бар. Лекин аларны тулысынча ейрену объекты итеп алып, гомумилештереп язылган фенни хезметлер моца кадер татар укучысына текъдим ителмеде.

Заман узгереше, едеби-незари ейретулернец, фелсефи фикер усешенец яца юнелешлере барлану Тукай турындагы поэзияне де яцача ейренуге ихтыяж; тудырды. Беренчеден, моца кадер барган эзленулернец нигезенде марксистик-ленинчыл ейретуге нигезленген сеяси, позитивистик калып ята. Эсерлерге структур анализ, идея-эстетик бетенлекте бея биру кызыклы кузетулер ясарга, образныц эволюциясенде яца узенчелеклерне аерып чыгарырга мемкинлек бирер иде.

Икенчедвн, "демократах усеш юлына чыккан жэмгыятьнец бугенге чоры билгелбгвн теп бурычлар арасында милли мэдэниятнец усеше ечен мемкинлеклэр биру, милли мирас Ьэм казанышларга тиешле игътибар haM ихтирам курсэту дэ бар" (ЗаЬидуллина, 2001, 6). И^тимагый фикернец узенчвлекле бер тере булган эдэбиятны, шул исэптэн поэзияне, аерым бер швхес образын тудыруга менэсэбэтле - максатчан вйрэну, милли аспектта тикшеру Тукай турындагы фэннец узгэ тармакта усуенэ дэ зур йогынты ясар, аны камиллэштеру процессында бер адым булыр иде.

вченчедэн, Тукай турындагы шигъриятне милли фэлсэфи фикер усеше белен янэшвлекте, узара йогынты яссылыгында вйрэну эдэбият тарихындагы борылыш-узгэрешлэрне дэ ачык курергэ ярдэм итэ ала.

Дуртенчедэн, Тукай турындагы поэзияне ейрэну, аныц теп усеш этапларын, поэтик сыйфатларын билгелэу, фэлсэфи ж;ирлеген барлау татар эдэбиятындагы куренекле шэхеслэргэ багышланган эсэрлэрне уз эченэ алган зур катламны тикшеругэ, фэнни «ачуга» этэргеч булырга момкин.

Шул рэвешле, Тукайны узэккэ алган шигъриятне гомумилэштереп, бигрэк тэ аныц эволюциясен миллэт язмышы, милли эдэби-эстетик, фэлсэфи фикер усеше белэн бэйлэнештэ вйрэну тэжрибэсе булмау Ьэм андагы нэтиж;элэрнец шагыйрь иж;атын тикшеру барышында файдаланыла алуы теманыц актуальлеген билгели.

Теманыц вйрэнелу дэрвя^эсе. Югарыда курсэтелгэнчэ, Тукайныц уз ищаты, дэньяга карашы, фэлсэфи-этик уйланулары, лирикасыньщ теп узенчэлеклэре, поэтик хасиятлэре, усеш этаплары >1<;эЬэтеннэн, эле эзлэнэсе, тикшерэсе мэсьэлэлэр куп булса да, тулаем шактый вйрэнелгэн. Лэкин, югарыда эйтелгэнчэ, шагыйрьнец эдэби образы, аныц поэтик

гэудэленеше месьэлелэре моца кадэр галимнэрнец игътибарыннан читтерек кала килде. Билгеле, Тукай турындагы эдэбият бетенлей барланмаган дию дерес булмас иде. Эмма ул язмалар Ьэм хезметлер аерым есерлерге тукталу, аларныц идея-мэгънвсен ачыклау, татар шигъриятендэ тоткан урынын билгелеу белен чиклене диярлек. Тукайга багышланган едебиятны ейрену ике юнелеште алып барыла: шагыйрь образын узэкке алган есерлерне туплау, жыю Ьэм аларга бея биру, кузету ясау.

Аларныц беренчесе - всэрлэрне жыю эше куптэннвн башлана. 1946 нчы елда М. Бурнашева (Бурнашева, 1946, 129) татар эдэбиятында беренче тапкыр шагыйрь турындагы эсэрлвргэ игътибар итэ, аларныц якынча санын бирэ.

1974 нче елда Л.Хэйдэрова Габдулла Тукайныц библиографик курсэткечен тези. Китапныц "Г.Тукай матур эдэбиятта" дип исемлэнгэн булегендэ шагыйрь турындагы 70 нче елларга кадэр денья курган эсэрлэрнец исемнере Ьэм авторлары белен таныштырыла, терле дыентык Ьем вакытлы матбугат битлэрендэ басылган 102, рус теленде денья курген 41 есернец исеме ачыклана (Хейдерова, 1974, 118).

1976 нчы елда Р.Фейзуллин тарафыннан татар поэзиясендэге Тукайга багышланган аерым шигырьлер тупланып, «Тукайга чечеклер» ж;ыентыгы денья куре. 1996 нчы елда китап тулыландырылып, аерым шигырь, поэмалардан езеклер естелеп, «Мин Тукайга килем» исеме белен кабат бастырып чыгарыла.

Тукай турында энциклопедия тезеле башлау эшне кабат ж;анландырып дибере. Мекалелер Ьем белешмелер исемлегеннен торган Габдулла Тукай энциклопедик сузлек-белешмесенец "Тукай heM татар едебияты" булегенде шагыйрьге багышлап есер язган авторларныц

исемлеге урнаштырыла. З.Ремиев тарафыннан XX йез башы татар шагыйрьлвре антологиясе тезелеп, Тукай образын узеккв алган шактый шигырьлэр эзлвп табыла heM "Мирас" журналы битлеренде денья курв. Шунысын да вйтеп уту меЬим: аларныц кубесе соцгы елларда тэуге мэртвбв татар укучысына тэкъдим ителе.

Тукайга багышланган поэзияне ейрвнудв икенче юнэлешне всврлврге кузэту ясау, бэя биру твшкил итв, дидек. З.Искужинныц 1936 нчы елда денья курган "Тукай турында Бабич" мекалвсе (Искуж, 1936, 67-68) бу юнвлештеге беренче тэнкыйди материалны твшкил итв. Дерес, автор Бабич поэзиясене кин, тукталып, шагыйрь всерлврендэ Тукай образыньщ бирелеш хасиятлвренв анализ ясамый, мвкалв кубесенчв фактик материал тесен ала.

Билгеле булганча, 30 нчы еллар вдвбият белемендв, вдвби-эстетик фикерендэ марксистик твгълимат естенлек итв, XX йез башында иж;ат итквн шактый вдиплвргв, аерым алганда, Дврдемвнд, Ф.Эмирхан, Г.Камалларга «либераль буржуа язучылары», М.Гафури, Ш.Камал, Г.Тукайга, сыйнфый яссылыктан гына килеп, «вак буржуаз вдиплвр» дигвн бея тагыла. Бу елларда Тукай турындагы поэзиянец тиешле югарылыкта ейренелмеве, тенкыйди материалларныц азлыгы шунын, белен де ацлатыла.

Тукай турындагы вдвбият белен кызыксыну 1950 нче елларда -Э.Фвйзинец "Тукай" романы басылып чыкканнан сон; кечвя. Тукай образыньщ бирелеше, есарнец идея-эчтелеге, язылу тарихы ж;в!1втеннен ул М.Максуд (Максуд, ф.101, о.1, п.14), Р.Нефигов (Нафигов, 1953, 11), Р.Бикмехемметов (Бикмухаметов, 1957, 13), Н.Морадымов (Морадымов, 1979, 21), С.Хеким (Хеким, 1953, 15), З.Шейхелисламов (Шейхелисламов, 1999, 174) тарафыннан тикшерелв, беяленв.

Э Тукайны узекке алган поэзиягэ менэсебэт, илдэ барган позитив узгэрешлер тээсирендв, 60 нчы елларныц ахырларыннан узгере башлый. Шушы чордан башлап, проблеманы фвнни югарылыкта ейрэнуге сукмак салына. Аерым хезмвтлердэ Ьэм мвкалэлврдв Тукайга багышланган эсэрлвр турында, теге яки бу куренешкэ менэсэбэттэ, фикерлэр эйтелэ. Аларныц барысына да кузэту ясау мвмкин булмаганлыктан, шигырь-поэмаларга киц анализ биргэн, Тукай образыныц бирелеш хасиятлэрен бэялэген, гэуделэнеш узенчелеклерен ачыклаган яисэ образ эволюциясенец билгеле бер усеш этапларын сыйфатлаган хезмэт Ьэм мэкалэлэрге тукталып утелу ихтыяж;ы бар.

1966 нчы елда денья кургвн «Тукай и его современники» хезмэтендэ Г.Халит XX йез башы татар поэзиясендеге шагыйрьга багышланган эсэрлэргэ игътибар ите, образный, поэтик, идея-эстетик эшлэнешен куздэн кичерв (Халит, 1966, 227). Галим тарафыннан Ш.Бабич, С.Сунчэлэй, М.Фэйзи шигырьлвре шул яссылыкта бвялэнэ.

1971 нче елда Т.Н.Галиуллин твзегэн, С.Хакимнец иж;атын узэкке алган жыентык аерым игътибарга лаек. Китапта шагыйрьнец Тукайга багышлап иж;ат иткэн "Пар ат", "Шагыйрьнец балачагы" кебек поэмаларына кызыклы кузвтулэр ясала, образныц бирелеше, гэудэлэнеше бэялэнэ. С.Хэким лирикасындагы Тукай темасына соцрак З.Рэмиев (Рамиев, 1979, 15) мерэжэгать итэ. Э.Фэйзи идатындагы шагыйрьгэ менвсэбэт мвсьелэлэре Морадымов (Морадымов, 1979, 21) эзлвнулэрендэ чагылыш таба.

Шагыйрьгэ багышланган поэзиянец усу юллары, юнэлешлэре, Тукай образын узэкке алган аерым шигырь- поэмаларга кузэтулэр, эдэбият тарихыныц терле усеш этапларындагы поэтик сыйфатлары Г.Халит (Халит, 1990, 375), Х.Госман (Госман, 1978, 290), Н.Юзиев

(ЮзиевН., 1981, 312), Т.Галиуллин (Галиуллин, 1997, №5,11, 19; 1996, №7-8) хезметлеренде Ьем мэкалэлэрендэ ейренелэ.

Соцгы елларда проза Ьэм драма эсерлеренец язылу тарихы, татар эдвбиятына алып килгвн идея-тема яцачалыгы, шагыйрь образыныц бирелеше ясеИетеннен, Э.Фэйзи юкатында Тукай темасы монографик планда З.Швйхелисламов тарафыннан ейрэнеле (Шэйхелисламов, 1999, 174). Автор язучыныц Тукайга килу, теманы гыйльми узлештеру юлларын барлый, "Тукай" романыныц терле вариантларын тикшере, Фэйзинец есерне сенгатьче тезу алымнарын ачыклый. Бу диссертация Ьем шуныц ж;ирлегенде денья курген китап (Шэйхелисламов , 2001, 144) - Тукай турындагы едебиятны ейрену юлында, шагыйрь образын узекке алган есерлерне теп тикшерену объекты итеп алып, монографик планда язылган беренче кулемле хезмет. Кузетулердэн куренгенче, Тукай турындагы поэзия елеге аз ейренелгэн елкелэрнец берсе булып кала киле.

Тикшерену категориялэре. Фэнни хезмэтнец ейрену объекты -XX йез башыннан алып, бугенге кадэр Тукайга багышлап иж;ат ителгэн шигъри эсэрлер, аларныц образны ачу дережэсен, татар едебиятындагы урынын билгелеу. Тикшеренунец предметы -Тукай турындагы шигырь-поэмаларда шагыйрь образыныц бирелеш узенчелеклере, эволюциясе, >кэмгыять Ьем эдебият тарихындагы борылышларга бейле ревештэ эсэрлэрнец идея-эстетик хасиятлере Ьем Тукай образыныц сурэтлэнешендеге усеш-узгерешлер.

Диссертацияде Тукай образыныц татар поэзиясендеге эволюциясе, усеш узенчелеклере эстетик идеал тешенчесе белэн бэйленеште ейренелу себепле, бу тешенчеге махсус тукталу зарур.

Миллетнец чын йезен, асылын аныц даЬи шехеслере билгели, татарлар ечен Тукай шундый затларньщ берсе, маягы булып тора. XX йез

башында яца юнэлештеге реалистик поэзияге нигез салучы шагыйрь уз чорында ук танылу кичерэ heM вакыт уткен саен аныц эЬэмияте, едебиятка йогынтысы арта гына бара.

Татар поэзиясенде hep яца буын авторлар Тукайны узлеренец иж;ади остазлары итеп таныйлар, иж;атларын аныц шигърияте белен янешелекте устеруге омтылалар. Шагыйрь иж;аты узенчелекле сенгати бизменге евереле. Тукай татар халкы, поэзиясе ечен урнек-елге шагыйрь гене булып калмый, уз чорында ук миллетнец идеалына ейлене. Билгеле ки, татарларныц миллет буларак ныклап оешып елгерген чорында халыкны туплап, жыйнап торырлык югарылыкка, урге ихтыяж туа. Миллет зыялылары идеалда курерге телеген сыйфатларны Тукайда таба, ягъни ул татарны миллет буларак саклап, туплап калуда бер узекке ейлене. Г.Исхакый бу милли хасиятне болай ацлата: «Элгереге заманда бабайларыбызныц узлеренец миллетлерен саклар ечен тоткан юллары бер гене булган. Ул да хаким итуче миллет белен мемкин кадер аз менесебетте булыну. Шуныц ечен ул заманныц алдагылары, големасы куршелеребез русларныц бетен тормышын херам итеп игълан иткеннер... Мене шул юллар белен иске бабайлар узебезнец халкыбызны уз тормышыбыз даиресеннен чыгармаска тырышканнар. Читлерден киле торган Ьертерле медени, гыйльми, дини, гадети херекетлернец Ьеммесен динге каршы дип сецештергеннер. Шуныц аркасында безне - Русиянец эченде калган бер уч Идел буе татарларын руслашудан саклап алып кала алганнар. Бабайларыбызныц бу херекете ул вакытта иц табигый бер херекет булган. Миллетне саклар ечен яшеу ечен кереште ул вакытта ялгыз шул юл гына булган» (Исхакый, 2001, 175-176).

Лекин XX йез башында бу юл белен гене татарны саклап калып

булмаячагы ачыклана. Ьем едеби мейданга шул чорда килеп керген

и

Тукай елеге бушлыкны тулыландыра, халыкны «чит миллетлернец кечлере тарафыннан йотылмаслык дереж;едэ, милли авызларына сыймаслык дереж;еде зур» (Исхакый, 2001, 178) итергэ омтылган шагыйрь идеал булып эверелэ.

Идеал турында суз алып барганчы, кеше Ьэм шехес тешенчелерен, аларныц идеал белен бвйлэнешен ачыклап киту меЬим. «Кеше яшеешнец объекты Ьвм субъекты булса, шехес - ижтимагый тирелек белен бейленген индивидныц уз-узен камиллэштеру максаты белен теркемнен аерылып чыгуына бейле категория, ягъни ул шехси камиллекке, урнекке омтыла (Колобаева, 1990, 14), аныц уз максаты, уй-фикерлере, карашлары формалашып елгерген, аныкланган», - дип ацлата фелсефе (Фил. энц. сл., 1998, 244). Аны кеше белен идеал арасында торучы узек буларак кузалларга мемкин.

Идеал месьелесе классик немец фелсефесеннен башлап, бугенге кадэр фелсефи фикер тарихында бехесле елкелернец берсе булып кала. Терле чорларда, иж;тимагый мохитларда аца терле эчтелек салына, идеалистик Ьем материалистик фелсефеде берниче вариантта ацлана. Идеалистик фелсефе векиле Кант ацлатуында ул материаль предмет, куренеш, менесебетлерне ачыклап килуче идея белен тецгеллештереле. Автор болай дип яза: "Там, где в том или ином виде суждения должен иметь место идеал - в основе должна лежать какая-нибудь идея разума, согласно определенным понятиям, определяющая ту цель, от которой зависит внутренняя возможность предмета" (Кант, 1966, 237), "...но идеалом может обладать только фигура человека." (Лосев, Шестаков, 1965, 311). Гегель фелсефесенде бу тешенчэ "абсолют идея"ге омтылу белен бейлеп ацлатыла башлый (Камалов, 1989, 38). Фейербах идеал тешенчесен тагын да камиллештерерге омтыла, элгерлернец

абсолютлыгын кабул итмичв, "Наш идеал не кастрированное, лишенное телесности, отвлеченное существо, наш идеал, это - ценный, действительный, всесторонний, совершенный, образованный человек" дигэн карашта тора (Фейербах, 1955, 778), ягъни идеалны тулысынча кеше образы белэн бэйлэп куя. Бугенге фэлсэфэ тешенчэнец асылын "урнэк, камиллек твшенчэсенэ тицли, иц югары максат" белэн бвйли (Фил. энц. сл., 1999, 169).

Гомумэн, иясгимагый идеал тарихын вйрэнгэн Т.Камалов фикеренчэ, моца кадэр яшэп килгэн карашларны ик