автореферат диссертации по филологии, специальность ВАК РФ 10.01.02
диссертация на тему: Вопросы истории татарской литературы в трудах Гали Рахима
Текст диссертации на тему "Вопросы истории татарской литературы в трудах Гали Рахима"
АКАДЕМИЯ НАУК РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН Институт языка, литературы и искусства им.Г.Ибрагимова
На правах рукописи
АЗИЗОВА ГУЛЬНАЗ АЗАТОВНА
ВОПРОСЫ ИСТОРИИ ТАТАРСКОЙ ЛИТЕРАТУРЫ В ТРУДАХ ГАЛИ РАХИМА
10.01.02.-Литература народов Российской Федерации
(татарская литература)
Диссертация на соискание ученой степени кандидата филологических наук
Научный руководитель: доктор филологических наук, профессор, академик Академии Наук Республики Татарстан М.Х. Хасанов
Казань-2001
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ФЭННЭР АКАДЕМИЯСЕ Г.Ибраьимов исем. Тел, эдэбият
ьэм сэнгать институты
Кулъязма хокукында
АЗИЗОВА ГвЛНАЗ АЗАТ кызы
ГАЛИ РЭХИМ ХЕЗМЭТЛЭРЕНДЭ ТАТАР ЭДЭБИЯТЫ ТАРИХЫ МЭСЬЭЛЭЛЭРЕ
10.01.02. - Россия Федерациясе халыклары эдэбияты
(татар эдэбияты)
Филология фэннэре кандидаты гыйльми дэрэжэсен алу очен язылган диссертация
Фэнни эдггэкче: филология фэннэре докторы, профессор, Татарстан Республикасы Фэннэр академиясе академигы М.Х. Хэсэнов
Казаи-2001
ЭЧТЭЛЕК
Кереш.................................................... 3
I булек. Борынгы эдэби ядкярлэрне атрибуциялэу чарасы буларак тел. Аныц барлыкка килуе Ьэм формалашу этаплары . 21
1.1. Борынгы терки язмачылыктан килгэн стилистик традициялэрнец XIV йвзлэргэ кадэрге усеше................. 21
1.2. ХУ-Х1Х йезнец беренче яртысы эдэбиятына хас сэнгатьчэ чаралар................................................. 47
II булек. Г.Рэхимнец фэнни концепциясендэ Идел буе
эдэбиятыньщ яктыртылышы............................... 64
11.1. ХН-ХУШ йвзлэрдэ ижа г ителгэн эсэрлэр. Аларныц идея-
фэлсэфи эчтэлеге Ьэм сэнгатьчэ сыйфаты................... 64
П.2. ХУП-ХУШ йвз эсэрлэрендэ кутэрелгэн проблемалар..... 110
Йомгак................................................... 149
Кулланылган чыганаклар Ьэм эдэбият исемлеге............. 155
Кыскартулар исемлеге..................................... 190
Кушымта. Г.Рэхимнец басылып чыккан фэнни хезмэтлэре Ьэм эсэрлэре.................................................. 191
КЕРЕШ
Татар эдэбиятыныц куп гасырларга сузылган бай тарихы бар. Аныц hep яца чоры, узенэ кадэр булган традициялэрне дэвам иту, устеру тенден-циясе белэн бергэ, кире кагу, инкяр иту омтылышын да берлэштерэ. hop чор узенэ кадэрге дэверне узенчэ кабул иткэн, эдиплэрнец узлэрен Ьэм аларныц эсэрлэрен яцача бэялэгэн: берэулэрен узенэ рухи юлдаш иткэн, икенчелэрен кире каккан. Халыкньщ «хэтере» энэ шул рэвешчэ шигъриятле эсэрлэрне сайлаган, талантлы эдиплэрне барлаган, аларны килэчэк буыннарга тэкъдим итеп килгэн. Шушы ихтыяж, ниЬаять, эдэбият тарихын билгеле бер фэнни эзгэ салучы, аныц яшэеш нормаларын билгелэргэ омтылучы елкэлэрне эдэбият белемен Ьэм эдэби тэнкыйтьне тудырган. Татар эдэбияты тарихында
XVIII йездэ ук эдэбият фэненец аерым тармаклары тернэклэнэ башлый. Э
XIX йездэ инде татар филологиясе белэн кызыксынучы галимнэр саны тагы да арта. Бу йезлэрдэ татар эдэбият гыйлеме халык авыз ижаты, тел, этнография, тарих белемнэре белэн бергэ укмашкан рэвештэ уссэ, XX йез башында инде аларньщ местэкыйльлеклэре арта, эдэбият фэне Ьэм эдэби тэнкыйть ел-кэсендэ эшлэуче белгечлэрнец аерымланулары кечэя. Ченки 1905 елгы Бе-ренче рус инкыйлабы тээсирендэ вакытлы татар матбугатыныц тууы Иэм ки-тап басуныц кин колач алуы, эдэби хэрэкэтне нык жанландыруга сэбэпче бу-луы белэн бергэ кызыксынуны да кечэйтеп жибэрэ. Эдэбият белеме буенча хезмэтлэр туа. Г.Тукай, Г.ИбраЬимов, Г.Сэгъди, Д.Вэлиди, Х.Бэдигый кебек эдэби процесс белэн даими кызыксынып торучы эдэбият белгечлэре, тэнкыйтьчелэр формалаша башлый. Эмма бу шэхеслэрнец тормыш Ьэм ижат юлы, алар калдырган бай мирас бугенге татар эдэбияты фэнендэ тиешле урынын Ьэм бэясен алмаган. Эдэбиятыбыз тарихында гыйльми хезмэтлэр, тикшеренулэр, матур хикэялэр, экиятлэр, пьесалар калдырган Гали Рэхим-нец дэ ижаты шундыйлар рэтеннэн. Аныц фэнни эшчэнлеге хакында ярты
гасырдан артык вакыт эчендэ шактый куп язылса да, бу материаллар терле урыннарда таралып-чэчелеп яталар, аларныц кубесе еллар уту белэн тэмам югалып калган, хэзерге укучыга бетенлэй диярлек билгеле тугел. Э бит аларны ачыклау, бэялэунец фэнни Иэм практик эЬэмияте зур.
Мехэммэтгали Мехэммэтшакир улы Габдерэхимов (Г.Рэхим) (1892— 1943) гыйльми мирасын чагылдырган нинди хезмэтлэр бар сон;? Аларда эйтелгэн фикерлэр тормыш Ьэм заман сынавын ничек уткэн? Гомумэн, галимнен, тормышына фэнни эшчэнлегенэ караган мэгълуматларны эзлэу Иэм туплауда кемнэр нинди эш башкарганнар да, элеге мэгълуматлар ни ^ рэвешле кицэя, тирэнэя Ьэм тулырак, тегэлрэк була барган? Шул сорауларга жавапны тапмый торып, галимнен мирасын ейрэну дэ, алга таба яна адым ясау да мемкин тугел.
Беренче тапкыр Г.Рэхимнец эшчэнлеге хакында «Мэгариф» журналы битлэрендэ басыла (143, 12-17). Кенчыгыш педагогия институтыныц татар теле, эдэбияты булеге ачылуга биш ел тулу унае белэн язылган бу мэкалэдэ Г.Рэхимнец шул институтта эшлэве, анда татар эдэбияты тарихы Ьэм фольклор буенча лекциялэр укуы, педагогика институтында эшлэу дэверен-дэ язган мэкалэлэр исемлеге китерелэ. Галимнен; татар эдэбияты тарихын ойрэнуе, укыту методикасын тезуе, тел тарихына караган тикшеренулэр алып баруы, рус Ьэм татар теллэрендэ аларны бастыруы Ьэм басылган хез-мэтлэре турында М.А.Васильевыми «Новый педагог» жыентыгы битлэрендэ басылган мэкалэсендэ дэ курсэтелэ (281, 67-91). Шул ук елда денья кургэн «Бездэ эдэби тэнкыйть» дигэн хезмэт Г.Рэхимне тэнкыйтьче буларак та таныта (150, 18). Ул - эдэбият фэненец бу тармагында Октябрь инкыйлабына кадэр дэ калэм сынап караган шэхес. Аныц «Тукаев — халык шагыйре» (1913), «Халык эдэбиятымызга бер караш» (1914), «Тукаев Ьэм балалар эдэбияты» (1923), «Отелло»ныц татар театрында куелуы (1921), Г.Иб-раЬимовныц «Казакъ кызы» эсэре хакында (1925), Каюм Насыйри, Газиз Го-
бэйдуллин эшчэнлегенэ (1922, 1927), Ьади Такташ (1923) ижатына багышланган мэкалэлэре тэжрибэле тэнкыйтьче икэнлеген раслый.
1917 елдан соц илдэ барган революцион, социализм тезу кебек узгэ-решлэр эдэбият фененэ дэ нык тээсир итэ. Хекумэт тарафыннан татар эдиплэре алдына ике денья Ьэм алар арасындагы керэш, инкыйлаб Ьэм жэмгыять кешесе формалаша башлау, искене инкяр иту Ьэм яцаны раслау, тормышныц яца герое — керэшченец тулы канлы, реалистик образын тудыру кирэклеге теп бурыч итеп куела. Эдэбият тулысынча диярлек сэясэт Ьэм идеология максатларына хезмэт итэ башлый. Э инде Г.Рэхимнец 1921 елда «Эдэби ярдэм мэжмуга»сында, 1922 елда аерым китап булып басылган «Идел» исемле зур хикэясе рэсми идеологиягэ туры килми, Ьэм уз чорында, аннан соц да кечле тэнкыйть уты астында кала. Сыйнфый керэшне турыдан-туры сурэтлэуне генэ яца эдэбиятныц эчтэлеге итеп санарга кунеккэн тэнкыйть уткэн тормышны мондый рухта тасвирлаган эсэрне теп юлдан чит-тэге эсэр дип бэяли. Бигрэк тэ, Г.Нигъмэти (133, 34-37), Г.Толымбайский кебек тэнкыйтьчелэр хикэягэ кискен хекем чыгаралар. Алар эсэрне «иске милли язучыныц белэ торып кирле-морлы язуы» (170, 4), - дип билгелилэр. Элеге тэнкыйтьчелэр яшэгэн вакыты буенча тугел, бэлки рухы белэн, Г.Рэхимне «иске», ягъни пролетариат идеологиягэ ят эдип буларак карадылар. Э инде «иске» сузе янына «милли» сузенец дэ естэлуе Г.Рэхимне аеруча чит-ят итуне курсэтэ иде. С.Ж^элал (62, 4), Г.Сэгъди (151, 35), Г.Ибра-Ьимовлар (69, 147) да эсэрнец реализмнан ерак, татар вак буржуазиясе хэрэкэтен дэвам иттеруче икэнлегенэ, теп геройныц череп таркалган бер интелегент булуына басым ясыйлар. Мондый тэнкыйтьлэрдэн соц Г.Рэхимгэ «сэудэгэр семьясындагы мещан сентиментальлеген идеаллаштыручы» (132, 1), буржуаз идеологияне яклаучы дигэн исем тагыла, Ьэм эдип шэхес культы чорында ике тапкыр репрессиялэнэ. Г.Рэхим башыннан уткэн бу вакыйга-ларны сурэтлэгэн езек-езек мэгълуматларны А.Л.Литвин (327), Б.Ф.Солтан-беков (374), Р.К.Вэлиев (35, 31-43) кебек галимнэрнец монографик
хезмэтлэреннэн, Милли архив тарафыннан нэшер ителэ торган «Гасырлар авазы» (279) Ьэм «Казан утлары» (34) журналы битлэреннэн табарга мемкин.
«Халык дошманы» булып исэплэнгэн Г.Рэхим хакында 60 елларга кадэр, тэнкыйтьтэн гайре сузлэр эйтелми Ьэм язылмый. Бары тик илленче еллар ахыры алтмышынчы еллар башында гына галимнец исеме матбугат битлэрендэ, эдэби жыентыкларда, белешмэлэрдэ куренэ башлый. Бу исэ, 1958 елда, нахакка гаеплэнгэн, шэхес культы корбаны Г.Рэхимнец реабили-тациялэнуе белэн бэйлэнгэн. Эдэбият фэненец олы галиме Хатыйп Госман Г.Рэхимнец Октябрь инкыйлабыннан соц «ачыктан ачык совет ягын сайлады Ьэм эшкэ жэлеп ителде» (53, 113); филология фэннэре докторы, академик М.Х.Хэсэнов Г.ИбраЬшовныц тормыш юлы Иэм ижатына багышланган монографиясендэ Г.Рэхим турында «гражданнар сугышы чорында халык ягына чыгып, хезмэт халкы мэнфэгатьлэрен яклау позициясенэ баскан кеше» (405, 248), - дип яздылар. А.Яхин исэ, Г.Рэхимнец Узэк меселман хэрби коллегиясе эгъзасы, агитация булегендэ тэржемэче булып эшлэвен курсэтте (232, 115-119).
Галимнец оста тэржемэче икэнлеге аныц кенчыгыш шагыйрьлэрен (Г.Хэйям, Хафиз, Ширази, Д.Руми, Р.Тагор Ь.б.ш.), В.Шекспирныц «Гам-лет»ын, рус телендэге шигырь Ьэм проза эсэрлэрен, денья эдэбияты урнэклэрен татар теленэ тэржемэ итуендэ дэ ачык чагыла. Узенец гузэл шигырьлэре, моцлы жыр текстлары (мэсэлэн, С.Габэши кей язган атаклы «Кэккук» (1.5, КП-11772/3) жыры) белэн ул безнец алга шагыйрь буларак та килеп баса. Ул шигырьлэрендэ кешенец эчке деньясын, аныц куцелендэге хислэренец мохит, табигать куренешлэре белэн бэйле хэлдэ узгэреп торуын сурэтли, лирик герое романтикларча уйлау Иэм хис иту узенчэлеклэре белэн аерылып тора.
Г.Рэхимнец фэнни эшчэнлегенэ кагылышлы мэгълумат «Краткая литературная энциклопедия» (323, 199), Ю.Э.Брегель (275, 355-373)
мэкалэсендэ, А.С.Фэтхиев (182, 92), Р.Н.Даутов Ъэм Н.Б.Нуруллина (59, 391-393) тарафыннан тезелгэн хезмэтлэрдэ, «Татар эдэбияты тарихы» (159161) битлэрендэ дэ урын алган. Ю.Э.Брегель Ьэм А.С.Фэтхиев Г.Рэхимнец Казан университеты китапханэсенец кулъязмалар Ьюм сирэк китаплар буле-гендэ эшлэве хакында язалар; Р.Н.Даутов Ьэм Н.Б.Нуруллиналар исэ, биографик белешмэ Ьэм берничэ хезмэтенец исемлеген китерэлэр, «Тарих» китабы - аньщ прозаик, тэнкыйтьче, балалар язучысы, «Татар эдэбияты тарихы» китабын твзуче икэнлеген курсэтэ.
Галимнец бай мирасын халыкка житкерудэ язучы Мохэммэд МэЬдиев аеруча зур эш башкарды. Ул беренчелэрдэн булып Г.Рэхимнец шэхси тор-мышын, фэнни эшчэнлеген ейрэнеп, аньщ балачагы, гаилэсе, эдэбиятка ничек килуе, фэнни эшчэнлеге, татар эдэбияты тарихы фэненэ керткэн елеше, шэхес культы чорында кичергэн авырлыклары турында тэфтишле фэнни мэкалэ-хезмэтлэр язды (102-103, 329).
«Сеембикэ», «Казан утлары» журналларында басылган Эминэ Гобэй-дуллина (52, 20-21) Иэм Сэлман Гобэйдуллиннарныц (51, 132-152) истэлеклэре дэ Г.Рэхим шэхесен кузаллауда билгеле бер дэрэжэдэ нигез булып торалар. Беренче истэлектэ хатыны Гайшэ Апанаева Ьэм фажигале 1937 ел вакыйгалары; икенчесендэ — галимнец энесе Газиз Гобэйдуллин (Г.Газиз) белэн берлектэ «Татар эдэбияты тарихы» китаплары ©стендэ эшлэулэре, хат алышулары хакында кызыклы итеп языла.
Г.Рэхим олы ижат юлына балалар эдэбияты аша килгэн кеше. 1913 ел-дан башлап язучы даими рэвештэ «Ак юл», «Ац» журналларына языша, Октябрь инкыйлабыннан соц да бу эшен ташламый. Ул «Эдэби ярдэм мэж-мугасы»нда, «Балалар куцеле» исеме астында басылган жыентыкларда «Бик-чэнтэй углы» тэхэллусе (псевдоним) белэн узенец тылсымлы экиятлэрен, хи-кэялэрен, шигырьлэрен бастыра. Язучы аларда мэгърифэтле булу, кешелеклелек, бэхет мэсьэлэлэрен кутэрэ. Моныц ачык бер дэлиле итеп, 1927 елда «Кечкенэ иптэшлэр» журналы мехэррире Муса Ж^элилнец
Г.Рэхимгэ жибэргэн хатын курсэтергэ мвмкин. Язучы аныц эсэрлэренэ югары бэя биреп, мене шундый сузлэр яза: «Журнал узен эдэби твзэту ечен «Ак юл»ныц сабакларына нык тукталырга тиеш. Э аны бизэучелэрнец, билгеле, берсе - Сез. Безнец хэзерге общественностебызда тагы зуррак реш (ающийрэк) роль уйнаган бу журналга уз хезмэтегезне кызганмассыз дип ышанам» (38, 8). Балалар эдэбияты тарихын ейрэнгэн эдэбият белгече Фатыйма ИбраЬимованьщ вакытлы матбугат битлэрендэ басылган мэкалэ-сендэ, «Битлек» исеме белэн нэшер ителгэн экиятлэр жыентыгында, монографик хезмэтендэ дэ бу хакта тасвири итеп сейлэнелэ. Галимэ язучыньщ экиятлэренэ, хикэялэренэ югары бэя бирэ Ьэм аньщ балалар эдэбиятында экиятче буларак лаеклы урын алырга тиешлеген курсэтэ (72-75).
Эмма эдэби ижатында узен билгеле бер сэясэт белэн чиклэргэ телэмэгэн романтик эчтэлекне уз иткэн Г.Рэхим калэме коммунистлар идеологиясенэ нигезлэнгэн совет чоры суз сэнгатенэ бик кирэк тугел иде.
Г.Рэхимнен фэнни эшчэнлеген тулырак кузалларга, ацларга рецензия Ьэм тэнкыйть мэкалэлэре дэ ярдэм итэ.
Беренче бэяне Г.Рэхим язучы да, галим дэ буларак тугел, э мэдрэсэлэр-дэ укучы шэкертлэргэ география китабы тезуче буларак ала. Элеге бэялэмэне атаклы драматург Г.Камал яза. Автор китапныц эчтэлеге жицел Ьэм матур булуын курсэтеп, яшь мехэррирнен калэмендэ емет барлыгына басым ясый. Шул фикерен дэвам итеп «килэчэктэ эдэбиятымызга зур хезмэтлэрне омид итэчэгендэ шебИэ кыйлмыйбыз» (83, 4),— дип тэ билгелэп утэ.
Г.Рэхим — драматургия елкэсендэ дэ кечен сынап караган шэхес. Аныц «Дача кайгысы» (1914) комедиясеннэн, «Дан вар» (1919) драмаларын-нан театр сэнгате турындагы мэкалэлэреннэн (мэсэлэн, «Отелло» драмасы (1921), «Сания» операсы (1925), «Эшче» операсы (1930) куелу менэсэбэте белэн язылган мэкалэлэре) без аны бу тармакта да уцышлы эшлэуче, сэхнэ сэнгате белгече итеп белэбез. Бигрэк тэ язучыньщ Октябрьгэ кадэр Ьэм
аннан сон; да эле сэхнэдэн тешми уйналган «Дача кайгысы» комедиясе матбугат битлэрендэ уцай бэя ала. Мэсэлэн, «Йолдыз» газетасы аны: «Чын-чыннан эдэби эсэр. Анда фэлсэфэ сату, фикер сейлэу катгыян юк. Тормыш — менэ «Дача кайгысы»ныц курсэтергэ тырышкан ягы. Бу эсэрдэ тормыш дерес алынган. Шулай булмый хэле дэ юк, аныц мехэррире шул сыйныфтан чыккан. Ул аны сукми, орышмый, бары курсэтэ: — мэ, ди ул, карацыз, менэ сезгэ бу тыштан гына ялган Аурупа мэдэнияте кергэн буржуа татар тор-мышы!» ( 36, 4), - дип курсэтэ.
Галимнец фольклор елкэсенэ караган тикшеренулэре дэ аерым, зур их-тирамга лаек. Аныц «Халык эдэбиятымызга бер караш» (1914) исемле хезмэте татар деньясында Октябрь инкыйлабына кадэр билгеле була Ьэм шул вакытта ук эдэбиятчылар тарафыннан эзлэнулэр, тикшеренулэр вакытында житди чыганак ролен ути. Г.Сэгъди дэ «Татар эдэбияты тарихы» (149, 189) китабында, Г.Рэхимнец фольклор буенча язылган мэкалэлэренэ уцай бэя биреп, аны халык эдэбиятын жыйнаучы, шуны тикшеруче дип курсэтэ. Татарстанны ейрэну жэмгыятендэ эшлэу дэверендэ басылган «Халык зарларыннан» (1929), «Иске бэетчелэрдэн берсе» (1929), «Крестьян шагыйре (Вэли Ж^иЬаншин)» (1929) Ьэм башка мэкалэлэре, Гыйльми Узэк кушуы буенча тезелгэн «Фольклор Ьэм халык эдэбиятын жыю ечен кулланма» (1926), «Авылны ейрэну ечен жентекле кулланма-программа» (1930) кебек хезмэтлэре дэ - Г.Рэхимнец фольклорчы галим икэнлегенец ачык бер дэлиле. Лэкин элеге «кулланма-программалар» да 30 елларда жэмэгатьчелек тарафыннан тэнкыйтькэ дучар ителэ. Бигрэк тэ бу елкэдэ узлэренец «осталыкларын» Г.Толымбайский белэн Ф.Сэйфи-Казанлы кебек тэнкыйтьчелэр курсэтэ. Г.Толымбайский галимне «1шман да жэдитче байлар, муллаларныц ихласлы хезмэтчесе булуында гаепли» (171, 4); Фатих Сэйфи-Казанлы исэ, сузне Г.Рэхим шэхесенэ социаль бэя бирудэн башлый, жэмэгатьчелек кузенэ аны Ьэм кеше, Ьэм галим буларак тубэн дэрэжэдэ итеп курсэтергэ омтыла. «Г.Рэхим узен фольклорчы Ьэм борынгы эдэбият белгече
итеп саный. Шул юлда эшли». Шуннан соц ул Г.Рэхимнец марксист кузлегеннэн Караганда житешсезлеклэрен ачып сала: аньщ эдэбият, тел мэсьэлэлэрендэ марксизм белэн 11ичбер терле алыш-биреше булмавы, беренче тюркология корылтаенда яцалифкэ каршы чыгыш ясавы, «Хан кызы» эсере турында язган булып, хан заманнарын сагынуын белдеруе, Ьэм башка фактлар турында бэя итэ. Ьэм нэтижэ ясый: «идеалист, эшче сыйныфы идеологиясеннэн ерак торган Г.Рэхимгэ авылны «ейрэнергэ кушу узе бер сэяси зур хата», «чонки Г.Рэхим идеология фронтында марксизмча карый алмый гына тугел, уцае чыккан саен, пролетариатка дошман идеологияне системный рэвештэ алып бара. Моны курергэ Иэм аны идеология фронтындагы жаваплы олкэлэрдэн алып ташларга бик вакыт житкэн инде» (153, 4) дигэн нэтижэ ясый. «Редакциядэн» дигэн естэмэдэ Г.Рэхимгэ карата монэсэбэт тагын да кискен итеп куела. «Буржуа карашлы Г.Рэхимнэргэ шундый эшлэрне тапшыру кебек сэяси сукырлык аркасында, идеология фронтында эле дэ булса сыйнфый дошман файдасына хезмэт итэ торган китаплар чыккалап тора. Г.Рэхим тарафыннан тезелгэн бу ачыктан-ачык солтангалиечелек, ак эмиграция идеясе белэн сугарылган «Авылны ойрэну» китабыныц массага сыйнфый дошман агуларын таратуын туктатырга, китаплар мэйданыннан алынып ташланырга тиеш. Социализм тезу эше белэн Ьичбер монэсэбэте булмаган, киресенчэ, буржуа фэне белэн оешып каткан Г.Рэхим кебеклэр мондый эшлэрдэн, мондый урыннардан азат ителергэ, тезэтергэ бируче жэмгыятьнец жаваплылары жавап бирергэ, РКИ тарафыннан нык тикшерелергэ тиеш»(153, 4). Э инде 1937 елны, Г.Рэхим икенче тапкыр кулга алынгач, 3404 номерлы тикшеру эшендэ 1