автореферат диссертации по филологии, специальность ВАК РФ 10.02.02
диссертация на тему: Проблемы реализации татарского языка как государственного в 20-30-е годы XX века
Текст диссертации на тему "Проблемы реализации татарского языка как государственного в 20-30-е годы XX века"
Казанский государственный университет
На правах рукописи
Кириллова Зоя Николаевна
Проблемы реализации татарского языка как государственного в 20-30-е годы XX века
10.02.02. - Языки народов Российской Федерации
(татарский язык)
Диссертация на соискание ученой степени кандидата филологических наук
Научный руководитель -кандидат филологических наук профессор Ф.С.Сафиуллина
Казань - 2000
Казан дэулэт университеты
Кулъязма хокукында
Кириллова Зоя Николаевна
XX гасырнын, 20-30 нчы елларында татар телен дэулвт теле буларак гамэлгв
кую мэсьелаларе
10.02.02 - Россия Федерациясе халыклары теллэре
(татар теле)
Филология фэннэре кандидаты гыйльми дэрэл^эсе алу вчен язылган диссертация
Фэнни л^итэкче -филология фэннэре кандидаты профессор Ф.С.Сафиуллина
Казан - 2000
Эчтэлек
Кереш. 6
1 булек. Татар телен гамэлгэ куюнын, гомуми 13
мэсьэлэлэре.
1.1. «Татар телен гамэлгэ кую» (ТТГК) атамасы. 13
1.2. Татар телен гамэлгэ куюнын, тарихи 13 алшартлары.
1.3. Беренче Декрет Ьэм эшнец башлануы. 19
1.4. ТТГКныц максат Ьэм бурычлары. 20
1.5. ТТГК Узэк комиссиясе эшчэнлеге. 21
1.5.1. Тезелеше. 22
1.5.2. Инструкторлар эшчэнлеге. 24
1.5.3. Узэк комиссиянен, бурыч Ьэм хокуклары. 27
1.5.3.1. ТТГК эше белэн щитэкчелек иту, законнар 28 чыгару.
1.5.3.2. Татар хезмэткэрлэрен исэпкэ алу Ьэм эшкэ 28 урнаштыру.
1.5.3.3. Курслар оештыру. 31
1.5.3.4. Татарча шрифтлы язу машиналары эзерлэу. 32
1.5.3.5. Башка республикалар белэн бэйлэнеш. 39
1.6. ТТГКныц теп этаплары. 40
2 булек. Халык комиссариатларында Ьэм узэк 55
оешмаларда татар телен гамэлгэ кую.
2.1. Дэулэт учреждениелэрендэ ТТГК максатында 55 кабул ителгэн карар Ьэм инструкциялэр.
2.2. Элемтэ идарэсендэ ТТГК. 61
2.3. Сэламэтлек саклау халык комиссариаты. 69
2.4. Эчке эшлэр халык комиссариаты. 77
2.5. Юстиция халык комиссариаты. 81
2.6. Финанс халык комиссариаты. 84
2.7. Татар статистика идаресе (ТСУ). 89
2.8. Иж;тимагый тээминат халык комиссариаты. 92
2.9. Комму нал ь хуж;алык и даре се. 94
2.10. Кооператив оешмалар. ■ „ 96
2.11. Кредит органнары. 99
2.12. Нэтищэлэр. 103
3 булек. Мэгариф елкэсендэ татар телен гамэлгэ 107
кую.
3.1. Социаль тербия биру баш идарвсендэ ТТГК. 108
3.2. Профессиональ белем биру баш идарэсе. 117
3.3. Гыйльми узэк (Академцентр) эшчэнлеге. 128
3.3.1. Фэнни-педагогик эшчэнлек. 130
3.3.2. Редакция-нэшрият эшчэнлеге. 134
3.3.3. Татар двньясын вйрэну фэнни щэмгыяте 145 (НОТ).
3.4. Нэтищэлэр. 150
4 булек. Кантон, волость Ьем авыл советларында 152
татар телен гамэлгэ кую.
4.1. Авыл советларында ТТГК. 153
4.2. Волостьларда ТТГК. 155
4.3. Кантоннарда ТТГК. 157
4.3.1. Минзвлэ кантоны. 162
4.3.2. Мамадыш кантоны. 164
4.3.3. Арча кантоны. 166
4.3.4. Бвгелмв кантоны. 170
4.3.5. Тэтеш кантоны. 172
4.3.6. Чаллы кантоны. 173
4.3.7. Буа кантоны. 176
4.3.8. Лаеш кантоны. 179
4.3.9. Алабуга кантоны. 181
4.3.10. Зоя (Свияжск) кантоны. 183
4.3.11. Спас кантоны. 186
4.3.12. Чистай кантоны. 188 4.4. Натищалар. 192
5 булек. Татар телен гамэлгэ кую Узэк курслары 195 Ьэм руслар ечен татар теле курс-тугэрэклэре эшчэнлеге.
5.1. ТТГК Y36K курслары. 195
5.1.1. Курсларны ачу идеясе Ьэм максатлары. 195
5.1.2. Тезелеше. 196
5.1.3. Кабул иту шартлары. 197
5.1.4. Эзерлэган белгечлеклэре Ьвм 199 чыгарылышларга кузету.
5.1.5. Уку юнвлешлэре. 201 5.1.5.1. Татар теленец урыны. 201
5.1.6. Курсларда укытучылар. 202
5.1.7. Курсларнын, эшен татарчалаштыру. 204
5.1.8. Курсантлар тормышы. 205
5.1.9. Тугэрэклэр. 206
5.1.10. Махсус тикшеру комиссиясе. 206
5.1.11. Курсантларны эшкв урнаштыру. 207
5.1.12. Курсларнын, эшен тоткарлаучы свбэплэр. 208
5.1.13. Курсларнын, эш нэтил^элэре, аИамияте. 209
5.2. Руслар ечен татар теле курс-тугэрэклэре. 211
5.2.1. Тугаракларнен, теп нигезларе. 211
5.2.2. Халык комиссариатлары Ьэм узак 213 оешмалардагы татар теле тугаракларе
5
эшченлеге.
5.2.3. Кантоннардагы татар теле тугереклере. 219
5.2.4. Русларга татар теле ейрэту ечен вакыт 220 кулэмен билгелэу.
5.2.5. Тугэрэклэрне эрелендеру. 221
5.2.6. Рус хезмэткврлэре ечен татар телене ейрэту 223 Узэк курслары эшчэнлеге.
5.2.7. Курс-тугэрэклернец уцышка ирешэ алмау 227 сэбэплэре.
Йомгак. 231
Кереш
Ж,амгыятьтэ 80 нче еллар уртасыннан башланып киткэн ищтимагый-сэяси, икътисади Ьэм мвдэни узгэрешлэр, халыкларныц милли узацы уяну миллэт Ьэм тел сэясэтенец яца принципларын барлыкка китерде. Россия халыкларыныц купчелеге, уз теллэренец функциональ усеш дэрэж;эсе белэн ризалашмыйча, аны максималь кицэйтергэ омтылдылар. Шул омтылыш нигезендэ башта элекке союздаш, аннары автономияле республикаларда теллэр турындагы Законнар кабул ителеп, аларныц бер елешендэ ж;ирле халык теле гене, икенчелэрендэ рус теле дэ двулэт теле булып игълан ителде: 1989 елда - Эстония (18 гыйнвар), Литва (25 гыйнвар), Латвия (5 май), Таядакстан (22 июль), Молдавия (1 сентябрь), Казахстан (22 сентябрь), Кыргызстан (23 сентябрь), Узбэкстан (21 октябрь), Украина (28 октябрь), Каракалпакстан (1 декабрь); 1990 елда - Беларусь Ьэм Твркмвнстанда Ь.б. (Этническое, 1995, с. 18-19).
1990 елда суверен республика дип игълан ителгэн Татарстанда теллэр турындагы Закон тезу эше 1989 елдан ук башланса да (Закиев, 1995, с. 451), элеге Закон 1992 елнын, 8 июлендв гене кабул ителде. Анын, нигезендв, татар Ьвм рус теллэре тигез хокуклы дэулвт теллэре булып расландылар (Суверенный Татарстан, 1998, с. 49). Шул ук елнын, 6 ноябрендэ кабул ителгэн ТР Конституциясендэ дэ дэулэт теллэре хакындагы махсус маддэ урын алды (Суверенный Татарстан, 1998, с. 60). 1994 елнын; 20 июлендэ расланган «ТР халыкларыныц теллэрен саклау, вйрэну Ьэм устеру буенча ТР Дэулэт программасы»нда (1996, б. 15-41) татар телен ищтимагый тормышныц терле сфераларында куллану юллары билгелэнде. 1994 елныц 29 июлендэ ТР Министрлар Кабинеты каршында «ТР халыклары теллэре турындагы» Законны гамэлгэ кую Комитеты тозелеп, 1999 елныц 7 октябрендэ аца
кайбер узгэрешлэр кертелде, Комитет янында 6 комиссиянен,: ономастика, халыкны татар теленэ ейрэту мэсьэлэлэре, рус Ьэм башка миллэт (татарлардан башка) теллэренэ ейрэтуне камиллэштеру, чит теллэргэ ейрэту мэсьэлэлвре, татар те лен куллануны тэртипкэ салу, компьютер технологиялэрендэ тел свясетен гамэлгэ керту мэсьэлэлвре буенча комиссиялэрнец нигезлэмэлэре Ьэм состав лары билгелэнде.
Шулай итеп, республикада теллэр турындагы Законны гамэлгэ ашыру буенча беренче ж;итди адымнар ясала баш лады. Акрынлык белэн булса да, татар теле мэгариф системасында, китап бастыруда, массакулэм мэгълумат чараларында И.б. елкэлэрдэ узенен, функциялэрен сизелерлек кицэйтте. Дэулэт Советы сессиялэрендэ берничэ мэртэбэ татар телен гамэлгэ кую мэсьэлэлэре тикшерелде. Шул ук вакытта Татарстан кебек куп миллэтле Ьэм куп телле республикада тел сэясэтенен; зур авырлыклар Ьэм каршылыклар белэн баруын да инкарь итеп булмый.
Татар телен гамэлгэ кую мэсьэлэсенец хэзерге чорда гаять актуальлеге, ирешелгэн уцай Ьэм тискэре нэтиж;элэр безне уткэнгэ борылып карарга мэщбур итэ, узган тэжрибэлэрдэн файдалану ихтыял^ын тудыра.
Борынгы бай язма традициялэргэ ия татар теле ХУП-ХУШ йезлэрдэ Ьэм XIX гасырньщ беренче яртысында Россиянец эчке сэясэтендэ Ьэм Кенчыгыш иллэр белэн дипломатик менэсэбэтендэ икенче дэулэт теле вазифасын башкара, Ьэм ул Казанда гына тугел, Россиянен, бик куп шэЬэрлэрендэге уку йортларында ейрэтелэ (Кононов, 1982, с. 129-200; Хисамова, 1981, с. 3-4; Тумашева и др., 1977, с. 54-56).
1992 елгы Законная 71 ел элек - 1921 елда - татар теле беренче тапкыр рэсми рэвештз дэулэт теле булып игълан ителэ (Сборник Декретов, 1925, с. 5-7), Ьэм бу карарны тормышка ашыру юнэлешендэ киц эш тэ щэелдерелеп ж;ибэрелэ.
Проблеманьщ актуальлеге бугенге чор белэн гаять аваздаш булган 20-30 нчы елларда татар теленен, ничек гамэлгэ
куелышын тикшергэн монографик характердагы хезмэт булмау белен ацлатыла. Татар халкыньщ шул чор тарихын яктырткан Ьэм татар тел белеме мэсьэлэлоренэ багышланган фэнни хезмэтлэр гаять куп булса да, 20-30 нчы елларны социолингвистик яктан, ягъни телнец щемгыятьтэге урыны, аларньщ узара менесебете, тел сеясэте Ь.б. мэсьэлэлэрне узэккэ куеп тикшерген хезметлер элеге юк.
Проблеманыц ейренелу дерэщэсе. Хэзерге вакытта тел мэсьэлесенец гаять актуальлеге куп галим Ьем белгечлэрнец 2030 нчы елларда барган аналогии процесска игътибарын кечэйтте. В.Хаковныц «Татар эдэби теленец совет чорында усеше» дип аталган монографиясендэ (1985) татар телен гамэлге кую процессыньщ хекумвт дэрэщэсенде оештырылуы беренче тапкыр тикшерелэ башлады, шул ук вакытта теп игътибар бу чор да едеби тел нормаларыныц усешенв юнэлдерелде.
Вакытлы матбугат битлеренде Ьем 1998 елнын, 17 ноябрендэ булган «Татарстан реепубликасында теллэрнец торышы: бугенгесе ]т.ем килэчэге» фэнни-гамэли конференция материаллары тупланган щыентыкта З.Г.Гарипова (Татарстан. -1992. - №9-10; 1997. - №6; Ватаным Татарстан. - 1994. - 20 июль; Языковая ситуация в РТ, с. 21-24), И.М.Низамов (Татарстан хэбэрлэре. - 1992. - 16 май; 1998, б. 23-38), Ф.Ф.Исламов (Языковая ситуация в РТ, с. 24-28), Ф.М.Гэрэев (Гыйльми язмалар. - 1997. - №2), Г.Э.Нэбиуллиналарныц (Языковая ситуация в РТ, с. 40-43) 20-30 нчы еллардагы тел сеясэтен торле яклап яктырткан мэкалвлвре денья курде.
Татарларда алфавит алмашыну кебек гаять катлаулы месьелэ тарихы Х.Р.Курбатовныц ике монографиясендэ бик щентеклэп тикшерелгэн (1960, 1999). Татар телен гамэлге куюга зур олеш керткэн Г.ИбраИимов, М.Корбангалиев, Г.Шерэф Ь.б. куренекле шехеслернец эшченлеге Ьем шехес культы белен бейле вакыйгалар монографик планда ейренелген (Хасанов, 1977; Литвин, 1993; Велиев, 1996; Велиева, 1951; Рехим, 1925; Султанбеков, 1994, 1995, 1996 Ь.б.). Югарыда
курсэтелгэн монографиялэр булганга Ьэм диссертациянец кулеме мемкинлек бирмэгэнгэ, элеге мэсьвлэлэр хезмэтебездв махсус тикшерелмэде.
Чит иллэрдв Ьвм Россия Федерациясендв теллернец хэзерге торышына багышланган конференция материаллары Ьэм Россия Феннэр академиясенец терле гыйльми оешмалар тарафыннан тезелгэн коллектив хезмэтлэр, шулай ук куп санлы социолингвистик тикшеренулэр (Языковая ситуация в РФ, 1992; Проблемы языковой жизни, 1994; Языковые проблемы, 1994; Этническое, 1995; Аврорин, 1975; Бондалетов, 1989; Баскаков и др., 1995; Насырова, 1997 Ь.б.) мэсьэлэнец нигезен ацларга ярдэм итэлэр.
Р.Г.Сибэгатовныц дэулэт теле хакындагы ж;эмэгатьчелек фикере Ьэм фенни карашларны Башкортостан мисалында тикшергэн брошюрасы (1997), И.Низамовныц даулэт теле, социолингвистика масьелэлврене багышланган куп санлы мэкалвлэре (Мэгърифэт. - 1997. - 18 октябрь, 12 декабрь; Мэгариф. - 1997. - №12; 1998. - №4, 9; Татарстан. - 1999. -№1 Ь.б.), Л.К.Бэйрэмованыц Татарстандагы тел модельлэрен тикшеру объекты итеп алган хезмате (Научный Татарстан. -1997. - №2) татар тел белемендэ до бугенге чор социолингвистика проблемаларына игътибарныц кечэюен курсвтэ.
Тикшеренунец чыганаклары. Диссертациядэ тубэндэге чыганаклар файдаланылды:
1) Татарстан республикасыныц Милли архив материаллары:
- Татарстан Халык комиссарлары Советы (ф. Р-128);
- Татарстан Узвк башкарма комитеты (ф. Р-732);
- Татарстан мэгариф халык комиссариаты (ф. 3682) фондларында сакланган беркетмэлэр Иэм докладлар, карар Ьэм инструкциялэр, Татар телен гамелгв кую Узок комиссиясенец айлык Ьам еллык хисаплары, терле учреждение Ьвм комиссариатлар белен татар телен тормышка ашыруныц
барышы хакында язышулары, Узэк курслар Ьэм тугэрэклэр эшчэнлеген яктырткан Ь.б. куп санлы доку мент л ар.
2) 20-30 нчы елларда басылып чыккан хекумэт карарлары, съезд Ьэм сессия материаллары, хисаплар, Татарстан республикасынын, биш еллыгы уцаеннан нэшер ителгэн Ьэм татар телен гамэлгэ кую хакындагы документларны туплаган щыентык лар.
3) Татарстанныц шул чор вакытлы матбугат битлэрендэ урын алган аерым мэкалэлэр («Красная Татария», «Известия ТатЦИКа», «ТУБК известиелэре», «Татарстан хэбэрлэре» газеталары Ьэм «Мэгариф» журналы).
4) ТР Министрлар Кабинеты янындагы теллэр турындагы Законны гамэлге кую Комитеты инициативасы белен 20-30 нчы елларга караган архив документларынын, бер ©леше Ьэм кайбер басма чыганаклар 1998 елда аерым щыентык итеп туплап чыгарылды. Элеге хезмет 20-30 нчы еллардагы тел сэясэтен киц катлау ж,эмэгатьчелеккэ ждткерудэ зур адым булды (Языковая политика, 1998).
Хезмэтнен; фэнни яцалыгы 20-30 нчы еллардагы татар телен гамэлгэ кую процессын татар тел белемендэ беренче тапкыр архив материалларына нигезлэнеп социолингвистик планда тикшеруден гыйбарэт. Элеге бай фэнни мирасны ейрэну татар тарихы вчен дэ, тел белеме ечен дэ гаять эЬэмиятле. Диссертациядэ беренче тапкыр ж;ентекле Ьэм системалы рэвештэ татар телен гамэлгэ куюныц (алга таба - ТТГК) гомуми мэсьэлэлэре, ТТГКныц теп этаплары тасвирлана; татар телен терле учреждение Ьэм Халык комиссариатларында, кантоннарда тормышка ашыру; ТТГК курс Ьэм тугэрэклэре эшчэнлеге тулы рэвештэ яктыртыла; 20-30 нчы елларда элеге процессный, уцышка ирешэ алмау сэбэплэре тикшерелэ.
Тикшеренунен, максат Ьэм бурычлары. Хезмэтебезнен, теп максаты итеп, Татарстан республикасынын, Милли архив материалларына нигезлэнеп, 20-30 нчы елларда татар телен дэулэт теле буларак гамэлгэ керту мэсьэлэлэрен тикшеру
куелды. Элеге максатка бэйлэнешле рэвеште эш барышында тубэндэге бурычлар билгеленде:
- проблемага караган архив материалларын, хвкумэт хисапларын барлау, ж;ентеклеп тикшеру Ьэм терле елкелер буенча теркемлэу;
- 20-30 нчы елларда татар телен гамелге куюнын, теп максат Ьем бурычларын билгелэу;
- ТТГК Узэк комиссиясе эшченлегенв кузету ясау;
- ТТГКнын, теп этапларын аерып чыгару Иам аларга характеристика биру;
- Халык комиссариатларында, узек оешмаларда Ьем кантоннарда ТТГК процессынын, барышын тикшереп, уртак Ивм аермалы якларны билгелву;
- мэгариф елкесенец татарчалаштырылу дерещесен ейрвну;
- татар белгечлэре езерлеу курслары Ьвм руслар очен ачылган курс-тугереклернец эшчэнлеген тикшеру;
- 20-30 нчы еллардагы ТТГК процессы белен бугенге чор вакыйгаларыныц аваздашлыгы проблемалары.
Тикшеренунец методологиясе Ьэм методикасы. Эш барышында тубендэге метод Ьем алымнар кулланылды:
а) татар теленец деулэт теле буларак терле тармакларда гамелге кертелуен хронологик тертипте тикшергенде, тасвирлау методы;
е) документларга анализ ясау методы;
б) санлы чагыштырулар ясаганда, статистик метод;
в) чагыштыру методы файдаланылды.
Диссертациянец теоретик еЬэмияте аныц теп нетиж;елерен социолингвистика, татар тел белеме, татар халкы тарихын ейрену ечен кулланырга мемкин булу белен билгеленэ. Хезметнец купчелек материаллары беренче тапкыр фенни ейленешке кертелелвр.
Практик еЬэмияте шунда чагыла: диссертация материалларын бугенге тел сеясетенде файдаланырга мемкин, алар шулай ук хэзерге татар теле курслары, «20-30 нчы елларда
1 булек. Татар те лен гамэлгэ куюнын, гомуми
мэсьэлэлэре.
1.1. «Татар телен гамелге кую» (ТТГК) атамасы. 20-30 нчы елларда «татар телен гамэлгэ кую», «телне тормышка уткэру», «телне тормышка ашыру», «телне эшкэ ашыру» кебек терминнар кулланылышта йери башлый. Русчасы бер генэ вариантта кулланыла: реализация татарского языка, ягъни РТЯ.
Бу терминнарнын, барысы да бер ук мэгънэне белдерэ Ьэм, гомумэн алганда, татар телен дэулэт теле дэрэщэсенэ кутэру Ьэм шуныц нэтищэлэрен тормышка ашыру тешенчэсен бирэ.
Мэгънэлэре бер ук булса да, «татар телен гамэлгэ кую» (кыскартып — ТТГК) атамасы башкаларына Караганда кубрэк кулланыла, бары 20 нче еллар ахыры, 30 нчы еллар башында гына аларнын, башка вариантлары файдаланыла башлый. Шул сэбэпле бу хезмэтебездэ без ТТГК атамасын нигез итеп алдык.
1.2. Татар телен гамэлгэ куюнын, тарихи алшартлары. Татар халкыныц борынгы бабалары XVI гасыр уртасына кадэр узлэренец дэулэтчелегенэ ия булалар, лэкин 1552 елда Казан ханлыгы кочлэп Россиягэ кушылдырылганнан сон,, татарлар дурт гасырга якын вакыт дэвамында изелеп, местэкыйль дэулэтчелек Ьэм татар теленец ин, югары дэрэж;эдэ кулланылуы хакында хыялланып яшэргэ мэщбур булалар. Эмма шундый авыр шартларда да, галимнэр курсэтуенчэ, чыганаклары белэн турыдан-туры Алтын Урда эдэби теленэ барып тоташа торган (Хисамова, 1981, б. 7) иске татар теле, рэсми рэвештэ булмаса да, дэулэт теле вазифасын утэвен дэвам итэ.
Татар ханлыкларыньщ рэсми теле ХУ-ХУ1 гасырларда рус-татар менэсэбэтлэрендэ функциональ тел буларак кулланыла. Казан Ьэм Кырым ханнары ярлык л ары, татар ханнарына терки телле тэрщемэлэре белэн щибэрелгэн куп санлы дипломатик грамоталар моца ачык дэлил булып торалар. Элеге тэрж;емэ-
дубликатлар, шулай ук хан ярлыкларынын, рус теленэ тэрщемэлэре Мэскэу канцеляриялэрендэге татар тылмачлары ярдэмендэ ясала (Тумашева и др., 1977, с. 52).
Иске татар теле ХУП-ХУШ йезлэрдэ дв рус дэулэте эчендэге Ьэртерле административ язышуларда актив кулланылуын дэвам итэ. Татар, башкорт, мишвр старшиналарыньщ генерал-губернаторлыкка язган
донесениелэре, крестьяннар исеменнэн язылган гарзнамэ (челобитнаялар), кумэк хатлар, Ьэртерле юридик документлар Ь.б. иске татар телендэ языла (Хисамова, 1981, б. 4). Шулай ук бетен Идел Ьэм Урал буйларын ицлэп кутэрелгэн Крестьяннар сугышы (1773-1775) вакытында да Е.Пугачев исеменнэн казах, башкорт Ьэм татар ларга щибэрелгэн указ Ьэм манифест л ар, боерык Ком карарлар, ендэмэ Ьэм мерэщэгатьлэр, рапорт, хисап Ьэм башка бик куп сандагы документлар иске татар телендэ язылалар яки, рус телендэ тезелеп, тат